Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узып баручы елга йомгак ясалды

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары — Чистайда Яңа елны бәйрәм итү программасы, агросәнәгать комплексының еллык эше һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Муниципаль район территориясендә планлаштырылган Яңа ел чаралары турында мәдәни-ял итү үзәге директоры Светлана Гринина сөйләде.

Яңа ел алдыннан һәм кышкы каникуллар вакытында шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләрендә сәхнәләштерелгән тамашалар, балалар өчен уеннар, конкурслар узачак, бүләкләр биреләчәк. Яңа ел күргәзмәләре һәм мастер-класслар тәкъдим ителәчәк.

Шәһәр микрорайоннарында чыршыларны ачу башланды һәм дәвам итә, анда шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясыйлар, Кыш бабай һәм Кар кызы татлы бүләкләр тапшыралар.
31 декабрьдә Скарятин бакчасында Чистайның төп чыршысын ачу тантанасы була. Бәйрәм чарасын 17 сәгатьтә балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив программа ачып җибәрә. 18 сәгатьтә сәхнәдә бәйрәм концерты була.

4-6 гыйнвар көннәрендә паркта балалар һәм аларның ата-аналары өчен интерактив программалар оештырылачак.

Кайбер тармакларда уңай динамика күзәтелә

Район агросәнәгать комплексының еллык эш нәтиҗәләре турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Көйсез һава торышы булуга карамастан, агымдагы елда 135 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш һәр гектардан 26,9 центнер тәшкил итә, 35,8 мең тонна майлы культуралар, 22,4 мең тонна бәрәңге, 4,2 мең тонна башка яшелчәләр уңышы үстерелгән.

Быел безнең районда бәрәңге уңышы республика буенча иң яхшыларның берсе дип билгеләп үтелде.

— Бу ике ел дәвамында үз җирләрендә сугару системаларын актив кертүче «Чистай» агрофирмасы ярдәмендә мөмкин булды, — дип ассызыклады Александр Александрович.

— Бу уңышны ике тапкырга диярлек арттырырга мөмкинлек бирде.

Ел дәвамында хуҗалыкларда техник модернизация буенча эш алып барыла. 692 миллион сумлык техника һәм кирәк-яраклар сатып алынган.
Терлекчелек өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Бүгенге көндә районда 16 меңгә якын мөгезле эре терлек, 265 баш дуңгыз, 180 меңнән артык кош-корт бар. Кош-кортлардан башка барлык төрләр буенча бераз үсеш бар.

Ел йомгаклары буенча, сөт җитештерүдә уңай динамика фаразлана.

Бер атна эчендә 6 мошенниклык очрагы теркәлгән

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Җинаятьләр турында 7 хәбәр теркәлгән. Сводкада — банк картасыннан 1 урлашу, 6 мошенниклык очрагы. Административ хокук бозулар өчен 242 кеше тоткарланган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 188. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 4 машина йөртүче тоткарланган.

 

Яхшысы да, начары да булды

Ахырда район башлыгы Дмитрий Иванов узып баручы елга йомгак ясады, чистайлыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

— Хәзер илебездә авыр хәл булуга карамастан, тулаем алганда, район өчен ел уңышлы узды, — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. — Төзелеш һәм капиталь ремонт буенча планлаштырылган эшләр үтәлде, зур күләмдә юл эшләре башкарылды, ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Район икътисады яхшы динамика күрсәтте. 9 ай эчендә сәнәгать җитештерүе индексы 114 процент тәшкил итте. Яңа предприятиеләр ачыла, хезмәт хакы арта. Әлбәттә, проблемалар да бар, аерым алганда, шәһәрнең барлык предприятиеләрендә дә диярлек кадрлар кытлыгы күзәтелә.

Махсус хәрби операция барышында ир-егетләребезнең үлеме чистайлыларны кайгы-хәсрәткә салды. Район башлыгы гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашкан, сугышчыларыбызга ярдәм итүче чистайлыларга рәхмәт белдерде, шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм илтеп кайтулары турында сөйләде.

— Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Алар хәзер авыр шартларда яшиләр, — диде Дмитрий Алексеевич. — Шулай да, алар төшенкелеккә бирелмиләр. Бу юлы без Лисичанск шәһәренә балаларга Яңа ел бүләкләре, гуманитар ярдәм, сугышчыларыбызга адреслы посылкалар алып бардык, алар барлык чистайлыларга рәхмәт һәм сәлам тапшырырга куштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев