Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган утырышның төп темасы актив гражданнарның социаль инициативаларын яклау булды

Чистай муниципалитетында узган атналык аппарат киңәшмәнең төп темалары — Чистай муниципаль районында коммерцияви булмаган оешмаларның һәм гражданлык җәмгыятенең үсеш тәҗрибәсе һәм перспективалары, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Социаль инициативаларга һәм проектларга ресурслар ярдәме күрсәтелә

Муниципаль районда коммерцияви булмаган оешмалар һәм гражданлык җәмгыятенең үсеш тәҗрибәсе һәм перспективалары турында «Бердәмлек» социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмаларга ярдәм итү муниципальара ресурс үзәге директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Софья Хәсәнова сөйләде. Ресурс үзәге җаваплылыгы зонасына республиканың 7 муниципаль районы керә. Бу төрле юнәлештәге 308 коммерцияви булмаган оешма. Үзәкнең төп бурычы — актив гражданнарга, социаль юнәлешле оешмаларга программаларны, инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда ресурслар белән ярдәм итү. Бу агымдагы проект эшчәнлегенә финанс, матди, техник һәм башка ресурсларны җәлеп итүдә ярдәм итү, дәүләт хакимияте органнары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары белән партнерлыкны үстерү, социаль юнәлешле оешмаларга бушлай ташламалы юридик хезмәтләр күрсәтү, аларны методик һәм мәгълүмати тәэмин итү керә. Чистай районында рәсми рәвештә 94 коммерцияви булмаган оешма теркәлгән. Грант инвестицияләрен үстерүдә һәм җәлеп итүдә лидер булып «Камалия» ял итү-үсеш үзәге тора. Грант проеткаларын гамәлгә ашыру планында актив оешмалар буларак шулай ук Чистай мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясе билгеләнгән.

Районда рекордлы яшелчә уңышы җыелган

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 329 тонна сөт савылган. 8 миллион 673 мең сумлык 312 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе 27 сум 80 тиен тәшкил итә.


Район басуларында туфракны төп эшкәртү буенча эш дәвам итә, ул 95 процентка башкарылган.
Бөртеккә кукурузны урып-җыю вакытында төгәлләнгән, моңа уңай һава шартлары ярдәм иткән. Барлыгы бу культура 2155 гектарда җыеп алынган, 11342 тонна суктырылган, уңыш һәр гектардан 53 центнер тәшкил иткән.
Быел районда рекордлы яшелчә уңышы: 22 мең тоннадан артык бәрәңге, 1000 тоннадан артык кишер, 1200 тоннага якын чөгендер, 1000 тоннага якын кәбестә җыеп алынган.

5 машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 5 мошенниклык, 3 урлашу, наркотикларны тартып алу һәм административ күзәтчелекне бозуның берәр очрагы. 22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше зыян күргән. Административ хокук бозулар өчен барлыгы 238 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 207. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 5 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев