Чистай муниципалитетында узган утырышның төп темалары — 1нче номерлы ТҖС эше, уңышны урып-җыю, оператив хәл булды
Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — «Медиклар йорты» 1нче номерлы ТҖС эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
1нче номерлы территориаль җәмәгать советына — 10 ел
«Медиклар йорты» 1нче номерлы ТҖС эше турында аның җитәкчесе Валерий Ваганов сөйләде. Медиклар йорты микрорайонында территориаль җәмәгать советы 10 ел эшли инде. Шул вакыт эчендә халык белән зур эш башкарылган һәм дәвам итә. Һәр айның беренче чәршәмбесендә җирле депутатлар халыкны кабул итәләр. Әгәр мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемаларын хәл итү аларның компетенциясендә булмаса, мөрәҗәгатьләр шәһәр хакимиятенә тапшырыла яисә депутат комиссияләре фикер алышуына чыгарыла. Микрорайон халкы, бигрәк тә кечкенә чистайлылар өчен, бүләкләр тапшырып, күпсанлы спорт, күңел ачу һәм хәйрия чаралары үткәрелә. Бүләкләр сатып алырга шәһәр Советы депутаты Антон Зайцев һәм Наил Залаков җитәкчелегендәге «Чистополье» холдинг компаниясе ярдәм итә.
Урып-җыю кампаниясе темпларны арттыра
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Районда урып-җыю кампаниясе темпларны арттыра. Барлыгы 1700 гектарда бөртеклеләр суктырылган, сугылган ашлык күләме 7000 тонна тәшкил итә. Уртача уңыш һәр гектардан 40 центнер тәшкил итә.
Тагын 47 мең гектарга якын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 34 мең гектарга якын техник культуралар җыеп аласы бар әле.
«Чистай» агрофирмасында бәрәңге алалар. Уңыш 42 гектар мәйданнан җыеп алынган. 1300 тонна казып алынган, уңдырыш һәр гектардан 309 центнер тәшкил итә.
Район хуҗалыкларында сенаж һәм печәнгә ихтыяҗ тулысынча капланган, әмма терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә.
Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 368 тонна сөт савылган. 350 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе 30 сум 90 тиен дәрәҗәсендә сакланып калган.
Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә, бер атнада 91 бозау туган.
Сводкада — ялган акча
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 9 хәбәр теркәлгән. Сводкада — мошенниклык, ялган акча, урлашу очраклары.
26 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда бер кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев