Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә җылыту сезоны башлану, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында фикер алыштылар

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – район территориясендә җылыту сезоны башлану, агросәнәгать комплек-сында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Урып-җыю эшләре финиш сызыгына чыга

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада явып узган яңгырлар урып-җыю темпын бераз тоткарлады. Район басуларында көнбагыш һәм сояны дессикантлар белән эшкәртү, җитен чабу, туфракны төп эшкәртү башкарылган.

43 гектарда бәрәңге (17 процент) җыеп алынган, уңыш – 1221 тонна. Уртача уңдырыш һәр гектардан 284 центнер тәшкил итә. Бу эш дәвам итә.

Узган атнада 334 тонна сөт савылган, 317 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе – бер килограмм өчен 31 сум 70 тиен. Бер сыерга тәүлеклек савым 15,6 килограмм тәшкил итә.

6 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында полиция башлыгы урынбасары Рәфис Хәсәнов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 9 хәбәр кергән. Сводкада – урлашу, мошенниклык очраклары, теракт турын-да ялган хәбәр, машина урлау. 25 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда бер кеше һәлак булган, өч кеше төрле дәрәҗәдәге им-гәнүләр алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 207 кеше тот-карланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 6.

Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирү – контрольдә

Киңәшмә ахырында Дмитрий Алексеевич җылылык белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләренә җылылык бирү проблемасын оператив рәвештә хәл итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев