Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә патриотик тәрбия, урып-җыю һәм атналык оператив хәл турында сүз барды

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары — «Ватан» хәрби-патриотик эш һәм чакырылышка кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар хөрмәтенә стендлар урнаштырылган

«Ватан» хәрби-патриотик эш һәм чакырылышка кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге эше турында учреждение директоры Михаил Мунин хәбәр итте. 11 ел дәвамында «Ватан» үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе Чистай муниципаль районында яшьләр белән патриотик эш оештыра. Хәзерге вакытта учреждениедә 6 патриотик һәм 9 спорт берләшмәсе эшли, алар 598 тәрбияләнүчене колачлый. Ел башыннан үзәк тарафыннан 2500дән артык кешене колачлап, хәрби-спорт, спорт һәм патриотик юнәлештәге 80нән артык чара үткәрелгән.

«Ватан» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан махсус хәрби операция барышында һәлак булганнар турында мәгълүмат җыю оештырылган һәм материал тупланган. Хәзерге вакытта республиканың электрон Хәтер китабына махсус хәрби операциядә һәлак булган 12 сугышчыга — Чистай районы кешесенә карата мәгълүмат кертелгән. Үзәктә алар хөрмәтенә исемле стендлар урнаштырылган. Докладны тыңлап, Дмитрий Иванов Михаил Мунинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, бу эшнең мөһимлеген ассызыклады.

Бөртеклеләрне урып-җыю бара

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район кырларында бөртеклеләрне урып-җыю бара, доклад ясаган вакытта пландагы күрсәткечләрнең 37 проценты — 18,5 мең гектар җыеп алынган, 52 мең тоннадан артык бөртек суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан — 28,4 центнер. Бәрәңгене казып алу дәвам итә, ул 44 гектар мәйданнан җыеп алынган, бу чәчелгән мәйданнарның 6 процентын тәшкил итә, 1670 тонна казылган. Уртача уңыш һәр гектардан 379 центнер тәшкил итә.

Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 336 тонна сөт савылган. 319 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе — 21 сум 90 тиен.

7 кеше руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 10 хәбәр теркәлгән, шул исәптән 5 мошенниклык факты. Шулай ук сводкада — урлашулар, транспорт чарасы белән кабат исерек килеш идарә итү, наркотикларны тартып алу очраклары да бар. 14 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 214 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен — 7.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев