Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә кош гриппын кисәтү, атналык оператив хәл, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында сөйләштеләр

Чистай муниципалитетында узган киңәшмә-планерканың төп темалары – район территориясенә кош гриппы үтеп керүне кисәтү, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше, атналык оператив хәл булды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Кош гриппы күрше республикаларда котыра

Чистай ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Ринат Урманчиев район территориясенә кош гриппы үтеп керүне кисәтү турында сөйләде.

– Май аенда катлаулы вәзгыять барлыкка килде, кош гриппы бөтен дөньяда, шулай ук безнең илдә дә тарала. Татарстанда хәзерге вакытта эпидемиологик хәл тотрыклы, әмма күрше республикалардагы вәзгыять турында, ни кызганыч, болай дип әйтеп булмый. Россия Федерациясе ветеринария департаменты мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә кыргый һәм йорт кошлары арасында гриппның 11 чыганагы ачыкланган, – ди Ринат Әхәт улы.

Авыруны, нигездә, үрдәкләр һәм казлар тарата. Аның беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң, беренче 24 сәгать эчендә кош үлә.

 

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен төп бурыч – уңышлы кышлату өчен сыйфатлы азык әзерләү

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада 332 тонна сөт савылган, 6 миллион 930 мең сумлык 315 тонна сатылган. Узган атна нәтиҗәләре буенча сөтнең уртача бәясе бер литрга 22 сум тәшкил иткән. Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә. Узган атнада 46 баш бозау туган.

«Чистай» агрофирмасында терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр (420 гектардан артык мәйданда үлән чабып алынган, 1250 тонна сенаж әзерләнгән).

Басуларда үсемлекләрне саклау дәвам итә. Бу, нигездә, корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы сиптерү. Бу эш зур күләмдә «Чистай-Агро», «Чистай» агрофирмасы предприятиеләрендә башкарылган. Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә әлеге эш оештырылган.

 

Теркәлгән җинаятьләр саны 60 процентка арткан

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлек начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Узган атна белән чагыштырганда, гаризалар саны 60 процентка арткан һәм 8 очрак тәшкил иткән. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 3 җинаять ачылган. 2 мошенниклык очрагы теркәлгән, алар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шулай ук бер атна эчендә компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең 1 очрагы, 3 урлашу теркәлгән, шуларның 1се ачылган, эзләүдә булган кешене ачыклауның 1 очрагы, 2 административ күзәтчелекне бозу, 3 янгын чыгу, кинәт үлемнең 5 һәм үтерү белән янау очраклары теркәлгән.

Дәвалау учреждениеләреннән криминаль характердагы җәрәхәтләр буенча медицина ярдәме күрсәтү турында 7 хәбәр кергән. Юл-транспорт вакыйгалары саны 12 процентка арткан. Барлыгы административ җаваплылыкка 244 кеше тартылган, шуларның 186сы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, 6 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев