Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында көн тәртибендә – урамнарны яктырту, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, атналык оператив хәл

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – шәһәр урамнарын һәм җәмәгать урыннарын яктырту, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Урам яктыртуны тәэмин итәләр

«Горстроймонтаж-Инжиниринг» предприятиесе җитәкчесе Александр Ильин Чистай урамнарын яктыртуны карап тоту буенча эшчәнлек турында сөйләде. Ул шәһәр башкарма комитеты белән төзелгән контракт кысаларында тормышка ашырыла. Территорияләрне урам утлары белән тәэмин итү һәм аны яхшырту буенча эшләр планлы рәвештә, гражданнарның өстенлекле юнәлешләрен һәм теләкләрен исәпкә алып башкарыла. Шәһәр транспорты маршруты, машина хәрәкәте зур булган юллар киселешләре, җәяүлеләр кичүләре, балалар учреждениеләре янындагы территорияләрне, халыкны дәвалау һәм башка социаль әһәмияткә ия объектларга алып бара торган юлларны яктыртуга аерым игътибар бирелә.

Александр Михайлович урамнарны яктыртуга кагылышлы проблемалар буенча заявкаларны башкарма комитетның ТКХ бүлегенә 5-04-60 телефоны буенча шалтыратып калдырырга мөмкин булуы турында хәбәр итте.

Район башлыгы урамнарны яктыртуда килеп чыккан проблемаларны тиз арада бетерергә кушты, көзге чорда бу эшнең мөһимлеген ассызыклады.

Урып-җыю дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район хуҗалыкларында кыр эшләре дәвам итә. Бөртеккә кукуруз, көнбагыш, соя, җитен җыеп алу бара.

Бәрәңге казу эше дәвам итә, бүгенге көндә 195 гектарда ул җыеп алынган, 5600 тонна саклауга салынган.

4 машина йөртүче исерек килеш руль артында утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 17 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 9 урлашу, 2 мошенниклык очрагы, 3 транспорт чарасына хокуксыз ия булу, теракт турында ялган хәбәр, наркотик чараларны законсыз саклау, транспорт чарасы белән исерек килеш кабат идарә итү. 23 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Ике машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 177 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев