Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында көн тәртибендә – «Юлдаш» йорт- интернат эшчәнлеге һәм агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы булды

Аппарат киңәшмәнең төп темалары – «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернат эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

 

Кайгыртучанлык күрсәтү аркасында кешеләрнең тормышы сизелерлек үзгәрә

«Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатның эше турында аның директоры Елена Четырчинская сөйләде. Оешманың эшчәнлеге тәүлек буе кайгыртуга мохтаҗ һәм туганнары, якыннары ярдәменнән мәхрүм калган гражданнарга стационар социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә интернатта 146 кеше яши, шуларның 140ы – бюджет нигезендә, 6сы – коммерцияви нигездә.

Биредә торучы һәр кешегә индивидуаль якын килү өлкәннәрнең озак еллар актив гомер итүләрен озайтырга, тормышка җайлашуда психологик авырлыкларны уңышлы җиңәргә, авыруларны җиңелрәк кичерергә, иҗади потенциалны тормышка ашырырга һәм үз-үзләренә хөрмәтне арттырырга ярдәм итә.

Интернатта үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкәннәрнең акрынлап урын өстеннән торып, җайланмалар ярдәмендә хәрәкәтләнә, кулга кашык тотып ашый, гигиена процедураларын үти башлау буенча уңай тәҗрибә бар.

2 ел эчендә 10 кешенең гомерен кискен үзгәртеп булган. Элек алар бөтен вакытларын диярлек бүлмәдә үткәргәннәр: биредә ашаганнар, кресло-коляскада урамга чыгарга ризалашмаганнар. Хәзер алар аш бүлмәсендә барысы белән бергә ашыйлар, рәхәтләнеп аралашалар, саф һава суларга чыгалар, мавыгулары барлыкка килгән.

Сөт җитештерү узган атна дәрәҗәсендә калган

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Сөт җитештерү узган атна дәрәҗәсендә калган һәм 342 тонна тәшкил иткән. 10 миллион сумнан артык суммага 325 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе – 31 сум 90 тиен. Бер сыерга тәүлеклек уртача савым – 16,5 килограмм.

Терлекләрне үрчетү буенча эш дәвам итә. Узган атнада 69 баш бозау туган.

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә: техника ремонтлана, орлык материалы тикшерелә, минераль ашламалар туплана.

Юл-транспорт вакыйгалары саны арткан, руль артына исерек килеш утырган 5 кеше тоткарланган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашулар, теракт турында белә торып ялган хәбәр, административ күзәтчелекне бозу, мошенниклык. 27 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2 машина йөртүче юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 240 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 5.

Административ хокук бозулар өчен барлыгы 287 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 4.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев