Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында көн тәртибендә яшьләр белән эшләү һәм урып-җыю эшләре барышы булды

Чистай муниципалитетында узган атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары – яшьләр эшләре бүлегенең 8 айлык эш йомгаклары, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив вәзгыять булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Грант проектларын гамәлгә ашыру өчен миллион сумнан артык акча отканнар

Яшьләр эшләре бүлегенең 8 ай эчендәге эше турында аның начальнигы Дамир Хәсәнов сөйләде. Яшьләр сәясәте учреждениеләре эшенең төп юнәлешләре арасында яшьләрне патриотик тәрбияләү, иҗтимагый яшьләр башлангычларына, яшьләр берләшмәләренә ярдәм итү һәм аларны координацияләү, яшүсмерләр-яшьләр арасында әхлаксыз һәм деструктив тәртипне беренчел кисәтү бар.

Районда яшьләр өчен уздырыла торган чараларны финанслауда төрле конкурсларда, шул исәптән грант конкурсларында, катнашу зур роль уйный. Быел яшьләр сәясәте учреждениеләре өч грант проектын – «Яшьләр кәефе» АРТквартирник, «Үзебезнекеләр арасында», «Мин маршрутны беләм. Мин юнәлешне күрәм» тормышка ашыру өчен 1 миллион сумнан артык акча отканнар. Шулай ук «Игелек җире» республика конкурсының махсус бүләгенә ия булганнар.
Волонтерлар хәрәкәтен үстерү максатыннан Добро.ру сайтында волонтерларны теркәү буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә районның волонтерлык базасын 677дән артык волонтер тәшкил итә.

Яшь гаилә институтына ярдәм итү һәм аны ныгыту буенча актив эш алып барыла. Быел ике гаилә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы кысаларында ярдәм алды.

Урып-җыю эшләре дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада хуҗалыклар көнбагыш җыюга керешкәннәр. Хәзерге вакытта бу культураның 2510 гектары җыеп алынган, бу фаразланган мәйданнарның 44 процентын тәшкил итә. 4 мең тоннадан артык суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 20 центнер.
Бер үк вакытта кукурузны бөртеккә җыю башланган. Әлеге культураның 210 гектары җыеп алынган, 1200 тонна суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 57 центнер.

Узган атнада бәрәңге яхшы темплар белән җыеп алынган. Сезон башыннан барлыгы 445 гектардан 12960 тонна казып алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 350 центнер тәшкил итә.

Шулай ук 3 135 гектарда көнбагыш, 502 – соя, 1892 – кукурузны бөртеккә җыярга туры киләчәк.

Бер атна эчендә тулай савым 328 тонна тәшкил иткән, 311 тонна сатылган, сөтнең уртача бәясе 24,2 сум.

Юл-транспорт вакыйгасында балигъ булмаган бала зыян күргән

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 7 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 5 урлашу, 2 мошенниклык очрагы. 14 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, шуларның берсе – балигъ булмаган бала. Административ хокук бозган өчен 249 кеше тоткарланган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 193. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев