Чистай муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 кеше яши
Бу хакта муниципалитетта узган киңәшмә-планеркада Чистай муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова хәбәр итте.
Район территориясендә барлыгы 256 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 7се генә сугышта катнашкан, 1 кеше «Блокадалы Ленинградта яшәүче» дигән билге белән бүләкләнгән, 3 балигъ булмаган фашизм тоткыны, 169 тыл хезмәтчәне, 76 Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны бар. Аларның барысына да социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев