Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Россия почтасы көне белән котлавы
Хөрмәтле Чистай районы почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Россия почтасы көне белән котлыйм!
Заманча элемтә технологияләренең тиз үсүенә карамастан, почта элеккечә җәмгыятьнең социаль-җитештерү инфраструктурасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм төп тарихи бурычны — газета-журналлар, хатлар һәм посылкалар китереп бирүне — үтәп кенә калмыйча, мәгълүмати-коммуникацион хезмәтләр дә күрсәтә.
Районыбызның почта тармагында җаваплы һөнәрләренә тугры булган, халыкны ихтыяҗ булган төрле почта хезмәтләре, шул исәптән иң заманча хезмәтләр белән тәэмин итүче менә дигән кешеләр эшли.
Бу бәйрәм көнендә җиңел булмаган һәм кешеләргә кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм сайланган эшкә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Сезгә иминлек, хезмәт эшчәнлегендә уңышлар, яңа проектлар һәм идеяләрне тормышка ашыруыгызны, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефе телим. Сезгә һәрвакыт бәхет елмайсын һәм иртәгәсе көнгә ышаныч югалмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев