Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Әниләр көне белән котлавы

Сөекле әниләр һәм әбиләр! Барыгызны да ихлас рәхмәтебезне белдереп, Әниләр көне белән котлыйм!

Бу иң матур, күңелне дулкынландыра торган бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул иң якын һәм кадерле кешеләргә — әниләребезгә багышланган.

Әни назы безне бишектән саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, уңышка өметләнергә, ышанырга ярдәм итә. Үзебез дә ничә яшьтә булсак та, улларыбыз, кызларыбыз буй җитеп, оныкларыбыз туса да, әни сүзе, аның ягымлы, кайгыртучан карашы, зирәк киңәше һәрвакыт кирәк.

Бөек әни хезмәте һәрвакыт иң мактаулысы һәм әһәмиятлесе булды һәм булачак. Әниләр көнен бәйрәм итү — әниләребезнең безнең өчен эшләгән барлык эшләре, аларның мәхәббәте һәм аңлавы өчен чиксез рәхмәтебезне белдерү ул. Бу көнне герой-әниләргә, күп балалы әниләргә, ятим балаларга әни булган хатын-кызларга, уллары Ватан сагында торган әниләргә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

Кадерле әниләр! Тынгысыз хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, алар белән аңлашып яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев