Чистай мөхтәсибәтендә балалар өчен якшәмбе чарасы узды
Чистай мөхтәсибәте янында якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр рухи тәрбияне туган телне, экология һәм замана технологияләрен өйрәнү белән бергә актив рәвештә берләштерүләрен дәвам итәләр
Бу якшәмбедә узган тематик дәрес мастер-классларны, интерактив уеннарны һәм язгы урман буенча виртуаль йөрүләрне берләштерде.
Программаның беренче өлеше балаларны туган телебезгә тарту булды. Татар теле укытучысы туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч уеннар һәм иҗади мастер-класслар уздырды.
Эко-дәресне «Чиста болыннар» тыюлыгы вәкиле Регина Биктаһирова уздырды. Очрашу беренче чәчәкләргә багышланган иде: балаларга Аллаһы Тәгалә тудырган матурлыкны күрсәтеп, Чистай районында үсүче һәм сакланучы үсемлекләр турында сөйләделәр. Иң кечкенә катнашучылар өчен язгы чәчәкләр турында төрле уеннар һәм викториналар оештырдылар. Көннең төп сюрпризы – VR-күзлек булды. Аның ярдәме белән укучылар мөхтәсибәт бинасыннан чыкмыйча гына язгы урман буйлап виртуаль «сәяхәт» иттеләр.
Тәрбияләнүчеләрнең өлкән төркеме Бөтенроссия экология диктанты язып, үз белемнәрен җитди форматта сынадылар. Яшь чистайлылар үз биремнәрен уңышлы башкарып чыктылар.
Якшәмбе чарасы җылы мохитта бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев