Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай медицина училищесы директоры ТР сәламәтлек саклау министрыннан Рәхмәт хаты алды

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасының иң яхшы медицина хезмәткәрләрен тантаналы бүләкләү булды

Сәламәтлек саклау министры Әлмир  Рәшит улы Абашев шәхсән үзе төбәкнең  сәламәтлек саклау системасына  саллы өлеш кертүчеләргә  ведомство бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары  тапшырды.

Әлеге олы  хөрмәткә лаек булучылар арасында  – Чистай медицина училищесы  директоры Наилә Сәйфулла кызы Лазарева да бар. Намуслы хезмәте, күпеллык нәтиҗәле эше өчен  аңа Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чистай медицина училищесы республикада  урта һөнәри белем бирүче иң борынгы  һәм абруйлы уку йортларының берсе буларак билгеле. Ул квалификацияле белгечләр әзерләп чыгара.

Бүләкләү тантанасы  елга йомгак ясаучы һәм  Татарстан халкына көн саен сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүчеләргә рәхмәт җиткерергә  мөмкинлек бирүче, хәзер инде традициягә кергән вакыйга булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев