Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай» мәдәни үзәгендә очрашуларны Бөек Ватан сугышына багышладылар

«Чистай» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган патриотик чаралар узды.

Башта мәдәният үзәге укучыларны җылы каршы алды.

– Барыбызның да яраткан бәйрәменә, Җиңү көненә, берничә көн калды. Ни кызганыч, елдан-ел ветераннар саны кими бара. Һәм безнең максатыбыз – алар турында балаларыбызга һәм оныкларыбызга сөйләү, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. – Ветераннарның безнең арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәүләрен, алар сөйләгәннәрнең буыннан-буынга тапшырылуын телим.

Фронтта һәлак булган сугышчыларны, тыл хезмәтчәннәрен, герой-әниләрне искә алдылар. Оештыручылар мәгълүматны кызыклы форматта тәкъдим иттеләр: алар сөйләп кенә калмадылар, ә экранда фото һәм видеолар күрсәттеләр. Шулай, малайлар һәм кызлар сугышчылар турында гына түгел, ә герой хатын-кызлар турында да белделәр. Мәсәлән, Матрена Ивановна Яковлева хакында. Ул сугыш вакытында булган бар әйберен саткан һәм фронт өчен хәрби самолет сатып алган. Пермь краенда аңа һәйкәл куелган.

Кунаклар алдында балалар да чыгыш ясады. Алар патриотик җырлар башкардылар. Бу чарада 100дән артык укучы катнашты.

Икенче көнне программа өлкән буын кешеләренә тәкъдим ителде.

– Бүгенге очрашуның үзенчәлеге нәрсәдә? – дип без халыкның ялын оештыру бүлеге мөдире Динара Белаевадан сорадык.

– Без ел саен шундый чаралар үткәрәбез. Аларның үзенчәлеге шунда, без геройларыбыз һәм аларның батырлыклары, Бөек Ватан сугышы вакытында балаларын югалткан әниләр турында сөйлибез. Шулай ук сугыш чоры балалары, Ватаныбызны саклап һәлак булган малайлар турында да бәян итәбез, – ди Динара Мансур кызы. – Бүген биредә ветераннар, иҗтимагый оешма хезмәткәрләре һәм яшьләр җыелды.

– Мондый күләмле материалны туплау авыр булдымы?

– Кирәкле мәгълүматны туплау һәм геройларыбыз белән бергә кабат ул көннәрне кичерү кызыклы да, кызганыч та булды. Стендтагы кешеләрнең фотолары – «Чистай» мәдәни үзәгенең Үлемсез полкы. Һәр портретның үз тарихы бар. Биредә шулай ук фронттан килгән хатларның күчермәләре дә саклана. Болар барысы да бик кадерле.

– Мондый чаралар никадәр мөһим?

– Без барыбыз да тарихыбызны белергә, ата-бабаларыбызның тарихи җиңүе турындагы истәлекне хөрмәт итәргә һәм тупланган тәҗрибәне яшь буын белән уртаклашырга тиешбез, чөнки үткәннән башка киләчәк юк, – дип билгеләп үтте Динара Белаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев