Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай» мәдәни-ял итү үзәгендә абортларны кисәтү буенча актуаль мәсьәләләргә, күпбалалы гаиләләрне һәм авырлы хатын-кызларны яклауга багышланган түгәрәк өстәл булды

Түгәрәк өстәлдә хакимият, коммерцияви булмаган оешмалар, медицина берләшмәләре вәкилләре, психологлар, дин эшлеклеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәт­кәрләре катнашты.

Абортларны кисәтү — сәламәтлек саклауның иң өстенлекле бурычларының берсе, ул хатын-кызларның сәламәтлеген кайгыртуга һәм сәламәт балалар табуга юнәлдерелгән.
Очрашуда катнашучылар иртә ана булу, абортка хәтле консультация алу һәм авыр тормыш хәлендә калган авырлы хатын-кызларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча комплекс­лы ярдәм тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

— Без барыбыз да балачак иленнән. Балалар гаиләне ныгыта, аны тулы тормышлы, бәхетле итә. Безнең заманда дәүләт тарафыннан күпбалалы гаиләләрне һәм авырлы хатын-кызларны саллы яклау каралган, — «Бердәмлек» ресурс үзәге җитәкчесе, очрашу модера­торы Софья Хәсәнова шундый сүзләр белән очрашуны башлады. — Абортлар проблемасының бер өлешен генә медицинаныкы дип санарга кирәк, нигездә, ул социаль, әхлакый һәм рухи проблема. Шуңа күрә дә бүген бирегә әлеге актуаль мәсьәләне тикшерү өчен хакимият вәкилләре, медицина, дин, мәгариф бүлеге, мәдәният вәкилләре җыелды.

Башкарма комитет җитәк­чесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова 2023 ел өчен Чис­тай районында туу һәм үлем күрсәткечләре турында статистик мәгълүматларны билгеләде. Ул быелгы Гаилә елында әлеге очрашуның актуаль­леген ассызыклады.

— Безнең районда бала белән ананың сәламәтлеген сак­лауга юнәлдерелгән, дәүләт учреждениеләренең, социаль хезмәт күрсәтүнең һәм коммерцияви булмаган оешмаларның актив хезмәттәшлегенә ни­гез­ләнгән комплекслы якын килү формалашты. Ул күрсә­телүче ярдәмнең сыйфатын һәм күләмен яхшыртырга мөмкинлек бирә, — дип билгеләп үтте Галина Юрьевна.

Ул гаилә кыйммәтләрен сак­лау­га һәм халыкның сәламәт­леген саклау буенча уртак эшләргә һәм мәгълүмати эшкә аерым тукталды. Чистай райо­нында акушерлык-гинекология эшләрен оештыру турында җентекле доклад белән Наталья Храмова чыгыш ясады. Белгеч хисап чорына статис­тик мәгълүматларны китерде.

— Абортка каршы системалы эшчәнлек алып бару ярдәмендә Чистай районында абортлардан баш тарту 2023 елда 48,6 процент тәшкил итте. Бу исә 36 гомер сакланып калынды дигән сүз. Йөклелекне өзәргә теләп 74 хатын-кыз мөрәҗәгать итте, шуларның 36сы бу эштән баш тартты (учетка бастылар).

Чис­тай районыныкы гына түгел, Алекссевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс районнарыннан хатын-кызларга да хезмәт күрсәтүче кискен йөклелек буенча муниципаль үзәк эше турында Чис­тай үзәк район дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Гөлнара Карлышева сөйләде.

— Бала туу — бу илебезнең килә­­чә­генең яңару һәм ныгу­ буенча нигезе. Абортларсыз тормыш — бу иң зур вазифасы ана булган һәм гаилә учагын сак­лау бурычы булган хатын-кыз кыйммәтләре системасы, — дип өстәде Гөлнара Таһир кызы.

Кискен йөклелек буенча республика үзәге эше турында коллегалары белән өченче бала тудыру йорты базасында аның җитәкчесе Светлана Гобәйдуллина бүлеште: «тест режимында биш ай эшләү дәверендә үзәккә 218 хатын-кыз мөрәҗәгать итте, шуларның 92се (яисә 41 проценты) йөклелекләрен сакларга карар кылганнар. Бу яхшы нәтиҗә, әмма безгә тагын да күбрәк хатын-кызларга ярдәм күрсәтергә тырышырга кирәк». Спикер бала табарга ярдәм итә торган хезмәтләрнең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте, нигездә, болар медик-социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү, ул 2018 елдан бирле үзәк район дәваханәсе базасында эшли. Абортка каршы эшләрне учас­ток табиб-гинекологлары, белгеч-психолог, социаль хезмәткәр һәм юрист алып бара. «Әлеге бәяләп бетергесез тәҗрибә Чис­тай шәһәрендә күптән түгел ачылган кискен йөклелек буенча муниципальара үзәкнең нигезенә салыначак», — дип хәбәр итте ул. Сораулар килеп туганда һәм махсуслаштырылган ярдәм кирәккәндә һәрбер йөкле хатын-кыз төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Абортларны комплекслы кисәтүнең нәтиҗәле техно­логияләре һәм кискен йөклелек очрагында хатын-кызларга ярдәм турында «Умиление» АНО вице-президенты Аида Фиогбе сөйләде. Ул бала тууны арттыруга һәм аналар белән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар белән таныштырды. Авырлы хатыннарга комплекс­лы ярдәм күрсәтү кысаларында «Бар яхшыны –йөкле хатын-кызларга» проектына һәм абортларны кисәтүгә юнәлдерелгән «Плюс бер» проектына аерым игътибар бирелде. Яңа башлангычлар арасында йөкле хатын-кызларга һәм өч яшькә кадәр балалары булган аналарга няня, хуҗалыкта ярдәмче хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге дә бар.

— Якын арада без Татарстан шәһәрләренең реклама мәйданчыкларында йөкле хатын-кызларга сакчыл караш турында сөйләүче социаль рек­ламалар урнаштырырга планлаштырабыз, — дип йомгак ясады Аида Фиогбе.

Мәрьям ана иконасы хөр­мәтенә төзелгән «Умиление» храмы­ның өлкән побы протоиерей Андрей Рыбочкин чарада катнашучыларга үзенең җиде балалы зур, тату гаиләсе турында сөйләде. Өч өлкән улы үз юлларын тапканнар инде, алар Рус православие чиркәвендә руханилар булып хезмәт итәләр. Андрей атакай Чистай епархиясендә абортларга каршы эшчәнлек һәм ел саен уздырылучы чаралар турында хәбәр итте.

— Һәр гаиләдә үрнәк кешеләр кирәк. Яхшы мисаллар никадәр күбрәк булса, сезнең балаларыгызга шуның кадәр лаеклы кешеләр булып үсү мөмкинлеге бар, — дип йомгак ясады рухани.

«Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов әлеге теманы хуплады һәм яшь буынны тәрбияләүнең, яшьләргә тулы рухи-әхлакый тәрбия бирүнең мөһим булуы хакында сөйләде.

Чара азагында очрашуда катнашучылар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Чистай үзәк район дәваханәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев