Чистай Ленин урамын төзекләндерүгә 100 миллион сумга якын акча алачак
Чистай кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды
Калуга шәһәрендә «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Менделеевск, Яшел Үзән, Зөя, Чистай, Иннополис, Әгерҗе һәм Арча уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләр булдылар, дип хәбәр иттеләр Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыруга федераль грант суммасы 579,6 млн сум тәшкил итте. Яңартылган иҗтимагый киңлекләр республикада 2025-2026 елларда ук барлыкка килер дип планлаштырыла.
Чистай «Халык саны 50 меңнән 100 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә җиңде. Ул төзекләндерүгә 96,6 миллион алачак. Шәһәрнең үзәк урамнарының берсе үзгәрәчәк. Атап әйткәндә: Ленин урамының Лев Толстой урамыннан алып Нариманов урамына кадәрге өлеше үзгәртеп төзекләндереләчәк.
«Яңа киңлек җәяүлеләр маршрутының дәвамы булачак, шулай ук шәһәр бәйрәмнәрен һәм тарихи кварталда көндәлек сәфәрләр өчен яңа мохит булдырачак», — диелә ТР шәһәрләрен үстерү институты хәбәрендә.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев