Чистай командасы беренче урында!
...
«Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар арасында СССРның спорт мастеры Әдип Салихҗан улы Нуруллин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Татарстан Чемпионаты узды. Ике көн дәвамында Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Яшел Үзәннән, Бөгелмәдән һәм Чистайдан 50гә якын спортчы көч сынашты.
Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, ТР Спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Нәфис Миңнебаев һәм ярышларның баш хөкемдары Борис Юлтимиров мөрәҗәгать иттеләр.
«Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Әскәр Урманчиевка «Россиянең спорт мастеры» күкрәк билгесе һәм таныклык тапшыру аеруча мөһим вакыйга булды.
Турнир мәртәбәле кунаклар делегациясен җыйды, алар арасында Әдип Нуруллинның ир туганы, СССРның спорт мастеры Фәрит Нуруллин, Чистайның грек-рим көрәше федерациясе президенты Владислав Морозов, спорт ветераннары бар иде.
Шәһәрнең грек-рим көрәше федерациясе чакыруы буенча чемпионатка дәрәҗәле кунак — 2020 елда Токиода узган Олимпия уеннары призёры, грек-рим көрәше буенча дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Сергей Емелин килде.
Каты көрәш барышында безнең көрәшчеләр бик яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Алтын медальләр:
Максим Егоров (60 килограммга кадәр)
Әскәр Урманчиев (67 килограммга кадәр)
Шамил Насретдинов (87 килограммга кадәр)
Көмеш медальләр:
Дмитрий Минеев (63 кг)
Александр Сафин (72 кг)
Антон Кузников (77 кг)
Бронза медальләр:
Илсур Галәвиев (82 кг)
Глеб Борисов (97 кг)
Салих Нурулов (130 кг)
Турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда ышанычлы рәвештә гомуми зачетта беренче урынны алды. Пьедесталның икенче баскычында Әлмәт спортчылары, өченче урынны Казан көрәшчеләре яулады.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, кубоклар, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев