Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай – киләчәккә тәрәзә» проекты ярдәмендә шәһәргә виртуаль карадылар

«Камалия» үзәге Чистайның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсияләр эшләячәк

«Камалия» ял итү-үстерү үзәге командасы тиздән Чистайның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсияләр оештыруга керешәчәк. Аларның «Чистай – киләчәккә тәрәзә» проекты республика ресурс үзәге ярдәмен алды.

2013 елда Чистайның 160 гектар мәйданлы тарихи үзәге Бөтенроссия әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусын алды. Ә 2014 елда безнең шәһәрдә Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы оештырылды.

Шул вакыттан бирле шәһәрдә тарихи-мәдәни мирасны саклауга, Чистайның туристлык популярлыгын арттыруга юнәлдерелгән төрле проектлар эшли һәм гамәлгә ашырыла башлады.

«Чистай – киләчәккә тәрәзә» проекты бу юнәлештә яңалык, чөнки ул традицион алымнарны түгел, ә заманча технологияләрне куллануны күздә тота.

– Безнең проект күпкырлы. Беренчедән, төрле максатчан аудиторияләрне җәлеп итә. Икенчедән, аны төрле өлкәләрдә: мәгърифәттә дә, тарихи-мәдәни мирасны саклауда һәм популярлаштыруда да кулланырга мөмкин. Чистай – тарихның, мәдәниятнең, үткәннең һәм бүгенгенең гаҗәеп бәйләнеше. Биредә борынгы Җүкәтау шәһәрчеге буйлап уникаль экскурсия оештырырга һәм X-XIII гасыр тарихына чумарга, XVII-XVIII гасыр сәүдәгәрләр шәһәренең көнкүрешенә, совет чоры вакыйгаларына кереп китәргә мөмкин. Шәһәрнең уникаль географик урыны: Чулман елгасы, «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы җәлеп итә. Әмма, ни кызганыч, яшьләр шәһәрдә кызыгырлык нәрсә юк дип саныйлар, – дип билгеләп үтә «Камалия» ял итү-үстерү үзәге җитәкчесе Радик Вафин.

Ул үсеп килүче буын белән эшләүдә башка алымнар кулланып, бу проблеманы чишеп була дип саный.

– «Чистай – киләчәккә тәрәзә» проекты ярдәмендә без яшьләргә мәдәни мирасның кыйммәтен җиткерә алабыз. Чөнки күп очракта укучыларның кызыксынуы мәгълүматны ничек тәкъдим итүгә бәйле. Заманча продуктлар һәм IT-технологияләр ярдәмендә без тарихны кызыклы һәм мавыктыргыч формада бирә алабыз, – дип ассызыклый Радик Газинур улы.

Яңа проект Чистайның тарихи урыннары буенча алты виртуаль экскурсия эшләүне күздә тота. Бирегә шәһәр тарихы, Борис Пастернак музейлары, «Камалия»дәге музей, шәһәрнең тарихи әһәмиятле урамнары, «Чиста болыннар» табигать тыюлыгының экологик маршрутлары һәм башка истәлекле урыннар керәчәк.

– Виртуаль экскурсияләр булдыру профессиональ якын килүне, махсус җиһазлар таләп итә. Нәтиҗәдә, шундый продукт барлыкка килә, ул бер урында торып, төрле локацияләрдә «булырга» һәм аларны бөтен яктан виртуаль киңлектә күрергә, барлык детальләрне карарга мөмкинлек бирә. Җиһазларның бер өлешен алып кайттылар инде, калганнарын китереп бирүне көтәбез. Тиздән операторлар, видеомонтажерлар музей биналарында һәм урам киңлекләрендә VR-киңлекләр өчен видео ясый башлаячаклар. «Чиста болыннар» тыюлыгында эшне язын, тирә-юньдәге бар нәрсә җанлана башлагач, башларга планлаштырабыз, – ди проект кураторы.

Виртуаль экскурсияләр әзер булгач, «Камалия» командасы авыл территорияләрендә күчмә программалар оештыра башлаячак, шулай ук шәһәрдә – укучылар һәм туризм бүлеге белән берлектә – туристлар белән эшләргә җыена. Беренче очрашулар февраль ахырына планлаштырылган.

– Экскурсияләрнең яңа форматы сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыру өчен нәтиҗәле корал булачак, истәлекле урыннарга мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк. Авыл җирендә яшәүче балалар физик катнашмыйча шәһәр музейларына йөри алачаклар, бу аларга белемнәрен киңәйтергә, хәзерге дөньяның санлы мөмкинлекләре турында күп яңа нәрсәләр белергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, без бу материалларны дәресләр һәм квестлар вакытында үз мәйданчыкларыбызда кулланачакбыз. Әлеге проект кысаларында без кимендә 900 кешене колачларга планлаштырабыз, – ди Радик Газинур улы.

Проектны эшләү партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлек ярдәмендә мөмкин булды, дип өстәде ул.

– Бу башлангычта безне район башлыгы Дмитрий Иванов, җитәкче Софья Хәсәнова җитәкчелегендәге «Бердәмлек» ресурс үзәге, туризм бүлеге, мәгариф идарәсе, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы җитәкчеләре һәм

хезмәткәрләре хуплады, – дип билгеләп үтте Радик Вафин.

Проектны эшләүчеләр, заманча технологияләр кулланып, әлеге экскурсияләр яшьләрдә туган шәһәрләрен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, туристларны җәлеп итәргә, Чистайның социаль үсешенә уңай йогынты ясарга ярдәм итәр дип өметләнәләр. Шулай ук алар проектның озак вакытлы перспективага эшләячәгенә ышаналар.

– Без башта игътибарны җәлеп итә, шәһәрнең тарихи мирасына һәм истәлекле урыннарына кызыксыну уята, аннары аларны бу урыннарны турыдан-туры барып карарга илһамландыра алабыз. Проект, тормышка ашыру вакыты кысаларында гына эшләп калмыйча, дәвамлы була ала. Киләчәктә виртуаль экскурсияләр булдыруның барлык технологияләрен үзләштерергә һәм борынгы Җүкәтау шәһәрчеген инде ясалган персонажлар белән бергә төшереп калдырырга мөмкин булачак. Мондый экскурсияләр үткәнгә әйләнеп кайтырга, ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен күрергә, шул чор рухын тоярга ярдәм итәчәк, – дип уртаклаша Радик Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев