Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай керәшеннәре җырлары фәнни күптомлыкка керәчәк

Сәнгать белеме кандидаты район авылларында фольклор экспедициясе үткәрде.

Без күпмилләтле респуб ликада яшибез, анда төрле халык вәкилләре иңгә-иң куеп яши. Һәркайсының үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Вакыт узу белән йолалар, ата-бабаларыбыз өчен әһәмиятле булган фольклор элементлары онытыла. Шуңа күрә аларны үсеп килүче буынга тапшыру өчен саклау проблемасы актуаль булып кала.

Чистай районы авылларында эш сәфәре белән сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург Композиторлар берлеге әгъзасы Наилә Юнис кызы Әлмиева булып китте. Ул – Идел буендагы татар, керәшен һәм башка халыкларның фольклоры турында эшләр авторы.

Наилә Юнис кызы безнең районга сәфәренең максаты, Чистай авыллары керәшеннәре белән аралашу нәтиҗәләре, аларның үзенчәлекле яклары һәм башкалар турында сөйләде.

– Бу экспедициядә миңа 1980нче елларда үзем эшләгән Бахта, Ишәле, Чуваш Ялтаны, Тавель, Троицк авылларын йөреп чыгу бәхете елмайды. Мине һәркайда зур хөрмәт һәм киң колач җәеп каршы алдылар! Миңа сөйләгән һәм хәтта җырлаган әбиләргә, шулай ук бу авылларның клуб хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Әмма Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге Советы рәисе урынбасары Алексей Тихонович Ефимовка аерым рәхмәтемне җиткерәм, аның оештыруга куйган көченнән башка әлеге сәфәр мөмкин булмас иде.

– Наилә Юнисовна, Чистай районына килүегезнең төп максаты нинди?

– Мин – музыка белгече-фольклорчы, этномузыколог. Татарстанның төрле районнарында яшәүче керәшеннәргә фольклор экспедицияләренә йөрүемә һәм аларның традицион җырларын яздыруыма быел 45 ел тула. Чистай керәшеннәре янына 1981 һәм 1988нче елларда бардым һәм ул вакытта – тарихта беренче тапкыр – аларның җыр фольклорының барлык төп жанрларын: әйлән-бәйлән, туй, кунак, рекрут жырларын яздырып алдым. Миңа XX гасыр башында туган, борынгы, матур көйләрне һәм текстларны саклап, аларны ике-өч тавышка дөрес итеп башкарган кешеләр җырлады. Минем туплау эшчәнлегемнең төп максаты – шушы җырлар белән китаплар формалаштыру. Бу – керәшеннәрнең төп мәдәни мирасы. Питрәч һәм молькеев төркемнәре җырлары белән керәшен фольклорының ике томы чыкты инде. Алар ноталардан, татар һәм рус телләрендәге текстлардан, авыл кешеләренең йолалар һәм йола җырлары турындагы хикәяләреннән тора. Шунда ук минем тикшеренү мәкаләм һәм һәр җырга аңлатма, фотолар бар. Тышлыгында – концерт түгел, ә милли киемдә җирле хатын-кызның фотосы. Ә иң мөһиме – CD һәм DVD диск рәвешендәге тавыш кушымтасы бар, анда миңа экспедицияләрдә җырлаучыларның тавышлары язылган. Чистай керәшеннәре фольклоры томы да шул ук форма буенча төзеләчәк.

– Экспедиция барышында үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

– Бүгенге көндә борынгы җырлау сакланмаган диярлек, заманча җырлыйлар. Бу бөтен җирдә дә шулай. Бу юлы мин җырчыларны эзләмәдем (минем 1980нче еллардагы язмаларым җитәрлек). Минем максатым Чистай керәшеннәренең йолалары һәм бәйрәмнәре турында мәгълүмат җыю иде һәм мин аны таптым. Һәр авылда олы яшьтәге әбиләр бар, алар яшьлекләрендәге йолаларны һәм бәйрәмнәрне хәтерлиләр. Мин бөтен авыллар буенча зур мәгълүмат тупладым, ул китапка керәчәк. Шунысы кызык, хәтта алар сөйләшү барышында көй суза башладылар!

– Керәшеннәрнең музыкаль фольклорын өйрәнүче кеше буларак, сез Чистай керәшеннәрен аерып торган билгене күрсәтә аласызмы?

– Керәшеннәрнең төрле территориаль төркемнәрендә киң таралган җырларның көйләре һәм текстлары бар. Чистай керәшеннәренең җыр фольклорында башка төркемнәрдә булмаган көйләр һәм текстлар бар.

– Керәшеннәрнең музыкаль фольклорын формалаштыруга татарлар-мишәрләр белән тыгыз күршелек йогынты ясады дип әйтеп буламы?

– Әйе, нәкъ шулай. Чис тай керәшеннәре сөйләме мишәр дип санала. Бу аерым әйтелеш 1980нче елларда ук өлкәннәрдән ишетелә иде. Моннан тыш, мишәрләрдә дә, Чистай керәшеннәрендә дә кәләшнең такмаклап елавы кебек фольклор жанры бар.

– Чистай керәшеннәре тарихи йола җырларын саклап кала алганнармы?

– 1980нче еллардагы экспе ди цияләремдә керәшеннәрнең борынгы җырларын

хатын-кызлар да, ирләр дә белгәнен һәм җырлаганын күрдем. Мин аларның нинди матур, төрле җырлар икәнен ишеттем. Ул вакытта бу һәрвакыт шулай булыр кебек тоелды. Борынгы фольклор бөтен дөньяда юкка чыга, чөнки авыл тормышы үзгәрә. Хәзер авылларда яшьләр аз, шуңа күрә җыр традициясен тапшыру өзелә. Замана кешеләре иң борынгы җырларны – озын әйлән-бәйлән, рекрут, кунак җырларын җырламыйлар. Табын җырлары да хәзер заманча яңгырый.

– Чистай районында җыел ган материаллар керәчәк китап кайчан дөнья күрәчәк? Чистай керәшеннәре анда үз исемнәрен таба алырлармы?

– Әлбәттә. Миңа җырлаган һәм сөйләгән һәркемнең исеме, һичшиксез, бу томнарга керәчәк, чөнки аларның фамилияләрен, исемнәрен һәм әтиләренең исемнәрен күрсәтү бу мәгълүматларның документаль дөреслегенә дәлил булып тора, ә аларның туган елын күрсәтү кешенең күптән туганын һәм борынгы җырларның никадәр күптәнге икәнен күрсәтә.

– Керәшеннәрнең мәдәни үзенчәлеген саклауда бу фәнни эш никадәр мөһим?

– Керәшеннәрнең җыр фольклоры томнары – фәнни басмалар. Яздырылган җырлар, аеруча аларның көйләре, музыка фәне өчен зур кыйммәткә ия. Беренчедән, бу Идел буе фольклорының борынгы катламы. Шуңа күрә ул археологик табыш буларак кадерле. Икенчедән, керәшен көйләре Идел буе халыклары һәм дөньяның башка халыклары җырлары белән чагыштырып тикшерү өчен кызыклы. Борынгы көйләрне өйрәнүче галимнәр аларны бәяләячәк. Нотаны укый белмәгәннәр, әмма бу җырларны җырларга теләүчеләр өчен, китапта рус теленә тәрҗемәләре язылган текстлар, шулай ук тавыш кушымтасы булачак. Үтенеп сорыйм: текстларны укыгыз, олы буын җырлавын тыңлагыз һәм яхшырак җырларга тырышыгыз! Нәшер ителүгә Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш томнары әзерләнә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Томнарның дөньяга чыгуын көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев