Чистай интернат-йортында мастер-класс һәм интерактив уен белән бәйрәм узды
Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йортында анда яшәүчеләргә җылылык, шатлык һәм җанлы аралашу бүләк иткән чара узды
«Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре «Алдынгылар хәрәкәте» бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе белән бергә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә чын бәйрәм бүләк иттеләр.
Кунаклар буш кул белән килмәделәр. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр өчен иҗади мастер-класс оештырылды, анда һәркем үз сәләтен күрсәтә һәм үз куллары белән нәрсәдер булдыра алды. Кемдер мавыгып рәсем ясады, кемдер кул эшләре белән шөгыльләнде, кыскасы, битараф калучылар булмады.
Әмма очрашуның иң якты мизгеле «Лототрон» интерактив уены булды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, туган якның үсемлекләре һәм хайваннары исемнәрен искә төшерделәр, белемнәре һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Зал җанланып китте: «Юлдаш»та яшәүчеләр дәртләнеп уенга кушылдылар, елмайдылар, үзара сөйләштеләр, һәр дөрес җавапка шатландылар.
– Безне онытмаулары, даими килеп торулары бик күңелле. Мондый очрашулар күңелне җылыта, – дип уртаклашты биредә яшәүчеләрнең берсе.
Очрашу азагында иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев