Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Чистай-информ»ның баш мөхәррире ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында узды

«Чистай-информ» мәгълүмат үзәгенең баш мөхәррире күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын алды. Наталья Николаевнага бүләкне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

 

Бүләкләнүчеләр арасында – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән «Татмедиа» АҖнең башкарма директоры Нияз Гәрәев, шулай ук «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов бар иде, аңа Татарстан Рәисе указы белән «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 

Конкурста Гран-прины һәм төп бүләкне – республика җитәкчелегеннән Lada Vesta автомобиле – «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резидә Йосыпова алды.

Фото: Владимир Васильев, «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев