«Чистай-информ» коллективы редакция ветераннарын Матбугат көне белән котлый!
19 майда Татарстан Республикасы Матбугат көне билгеләп үтелә. Әлеге һөнәри бәйрәм журналистларны, корреспондентларны, нәширләрне, полиграфистларны һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен берләштерә
Һөнәри бәйрәм алдыннан газета битләре аша редакциябез ветераннарына котлау юллыйбыз.
Хөрмәтле ветераннар! Кадерле Саимә Ибраһим кызы Гатина, Николай Васильевич Уралов, Надежда Германовна Скокова, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рушания Сәет кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Кәримә Галләм кызы Азманова, Любовь Николаевна Зайцева, Елена Николаевна Ошибкина, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова, Гөлнур Хәмзә кызы Садыйкова, чын күңелдән котлауларны кабул итегез! Озак еллар җирле телевидениедә эшләгән Надежда Семеновна Макарованы да ихластан котлыйбыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм гаилә иминлеге телибез. Сезнең зирәклегегез һәм тәҗрибәгез яңа буын журналистларны илһамландырып торсын, ә гаиләләрегездә тынычлык, үзара аңлашу һәм җылылык хөкем сөрсен!
Хөрмәт белән, «Чистай-информ» («Чистай хәбәрләре») редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев