Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай игенчеләрен югары нәтиҗәләр белән котладылар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә багышланган тантаналы чара булды

«Чистай» мәдәни үзәгенә мул өстәлләр артына авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары һәм шул өлкәдә хезмәт куючы белгечләр һөнәри казанышларын һәм районның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтү өчен җыелдылар.

Сәламләү сүзе белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чыкты.

— Сезнең хезмәтегез — бу безнең районның гына түгел, барлык республиканың азык-төлек иминлеге нигезе. Сезнең эшегез ярдәмендә безнең Чистай җирендә авыл хуҗалыгының данлыклы традицияләре дәвам итә, — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Район башлыгы иң яхшы хезмәткәрләргә аларның һөнәрилекләре һәм агросәнәгать комплексына керткән шәхси өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ел нәтиҗәләре анализы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский чыгыш ясады. Ул аграр секторның төп казанышларын билгеләп үтте.
Ул ассызыклаганча, Чистай районы Татарстан Республикасында даими рәвештә ашлык җитештерү буенча лидерлар бишлегенә керә һәм рапс эшкәртү буенча беренче урында тора.

«Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, игелекле хез­мәтегездә уңышлар телим!» — дип авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә изге теләк­ләрен юллады Александр Александрович.

Әлеге рәсми өлештән соң кунаклар өчен җирле артистлар катнашында бәйрәм концерты оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев