Чистай яшьләре ришвәтчелеккә каршы
Хакимият бинасында ришвәтчелеккә каршы темага иҗат эшләренең еллык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә яшьләр өчен эшлекле һәм спорт уеннары, брифинглар, квизлар, квестлар һәм иҗади конкурслар узды.
Быел мәктәп укучыларыннан һәм студентлардан өч номинация буенча 100гә якын иҗади эш керде. Болар тематик видеороликлар, эскизлар, эссе һәм шигырьләр. Үзләренең иҗат эшләрендә студентлар һәм мәктәп укучылары бүгенге яшьләрнең ришвәтчелек күренешләренә мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр.
– Мондый чаралар яшь кешеләрнең хәбәрдарлыгы дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Студентлар һәм мәктәп укучылары кайбер гамәлләрне эшләргә һич ярамавын, ришвәт бирүнең дөрес эш булмавын аңлыйлар, — диде башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.
«Ришвәтчелеккә каршы иҗат» номинациясендә:
I урын –Надежда Галактионова, балалар сәнгать мәктәбе
II урын — Камил Абзалетдинов, балалар сәнгать мәктәбе
III урын — Никита Морозов, Казан инновацион университетының Чистай филиалы; Сергей Лагузин, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы
Махсус приз: София Ишмулкина, С. Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбе; Камилә Вәлиева, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы.
«Ришвәтчелеккә мин каршы» номинациясендә
II урын — Анастасия Азеева, Кубасс мәктәбе
III урын — Тимур Мөхәммәтҗанов, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы
Махсус приз: Гөлназ Хөснуллина, 2нче лицей; Светлана Новикова, медицина көллияте.
«Гаделлек законнары буенча»
I урын — Евангелина Корчагина, 2нче лицей.
II урын — Никита Рыбин, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы
III урын –Полина Жирнова, медицина көллияте
Махсус приз: Таһир Мостафин, 1нче номерлы мәктәп; Әмирә Зарипова, 1нче номерлы гимназия; Солтан Исхаков, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы.
Педагогларга рәхмәт хатлары
Марат Закиров, КИУның Чистай филиалы; Әклимә Хәйретдинова, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы; Алла Панькова, медицина көллияте; Наталья Моклокова, балалар сәнгать мәктәбе; Наталья Севастьянова, балалар сәнгать мәктәбе.
«Бүгенге дөньяда ришвәтчелек!» брифингында авыл яшьләре өчен — медицина көллияте командасы.
Шәһәр студентлары арасында үткәрелгән «Кулларны чиста килеш саклыйк!» дип исемләнгән квестта 1урынны КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы.
Эшләүче яшьләр өчен «Яшьләр гаделлек өчен!» дигән спорт чарасында « 67нче янгын сүндерү-коткару бүлеге» командасы.
«Үз уеның. Ришвәтчелеккә каршы тору» эше өчен квизда I урын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның 10нчы номерлы мәктәбе командасы.
«Ришвәтсез территория» муниципаль кейс-чемпионатта I урын:
«Патриотлар» Чистай авыл хуҗалыгы техникумы командасы, КИУның Чистай филиалы «Бездән башкага караганда безнең белән яхшырак» командасы, «Союз» медицина көллияте командасы; КАИ-КНИТУның Чистай филиалының «Медвежата» командасы.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумының иң яхшы спикерлары:
I урын — Илья Никитин
II урын — Антон Емелин
III урын — Зөлфәтә Мохтарова
КИУ Чистай филиалының иң яхшы спикерлары:
I урын — Анастасия Тимофеева
II урын –Тамара Таран, Илзирә Садриева
Медицина көллиятенең иң яхшы спикерлары:
I урын — Анна Чулкова
II урын — Малик Мингалиев һәм Богдана Ямкова
III урын — Вера Охотникова
КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалының иң яхшы спикерлары:
I урын — Мария Титова
II урын — Святослав Никитин
III урын –Егор Лускань
Намуслы юлны сайлыйк! (Эссе)
«Ришвәтчелек
законсызлык кына түгел, әдәпсезлек тә булырга тиеш»
Д. А. Медведев
Һәр кешенең юлы кабатланмас. Безнең һәр яңа адымыбыз — сайлау. Көн саен без яхшылык белән яманлык арасында эчке каршылыкларны чишәбез… Кешене нәрсә кеше итә? Гаделлек, гамус, мәрхәмәтлелек, дөреслек. Үземнең әлеге иҗат эшемдә мин кешенең намус һәм намуссызлык (ришвәтчелек) арасындагы әхлагы турында фикер йөртәчәкмен. Күргәнебезчә, намус сүзе белән намуслылык сүзләренең тамырлары бер үк. Намус ул — гаделлек, кешелек дәрәҗәсе. Минем карашка, намуслылык төшенчәсе гаделлек белән бәйләнгән. Әгәр дә кеше намуслы юл сайлый икән, аның язмышы да, тормышы да бәхетле булачак.
Без бик катлаулы заманда, реформалар, кризислар,
үзгәртеп корулар заманында яшибез. Икътисади үсешкә төп аяк чалучыларның берсе — ришвәтчелек. Бу нинди күренеш соң? Бу — вазифаи затларның, сәясәтчеләрнең законсыз юлда әхлакый таркалулары.
Ришвәтчелек куркытып алу, туздыру, законсыз бүләк итү, фаворитизм кебек төрле формаларда булырга мөмкин. Әмма ул нинди генә формада булмасын, аның нәтиҗәләре авыр, аяныч.
Ришвәтчелек белән бәйле өлкәләр: дәүләт автоинспекциясе, түрәләр, медицина, мәгариф, хәрби комиссариат, шоу-бизнес, сәүдә, армия. Аның сәбәпләре нидә соң? Минем уйлавымча, түрәләрнең һәм бизнесменнарның комсызлыгы, әхлаксызлыгы, законнарның камил булмавы, хокукый культураның һәм законга буйсынуның дәрәҗәсе түбән булу. Кешеләрнең аңына тамырлары белән кереп утырган әлеге явызлык белән көрәшеп буламы соң? Ришвәтчелеккә каршы аның килеп чыгу очракларын ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән төгәл, уйланылган, нигезле эшчәнлек кирәк. Дәүләт власте эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгы һәм үтә күренүчәнлеге, түрәләр эшендә контрольлек кирәк! Җәза бирү системасы да зур роль уйный. Минем карашка, җәза бирүне катгыйландыру — ришвәт алуны һәм бирүне бетерүгә иң нәтиҗәле чара. Урлауга юл куймас өчен, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә һәм һәр гражданинга үз өстендә эшләргә, кылган гамәлләрең өчен җаваплылык хисен тоярга кирәк.
Без — яшь буын. Ришвәтчелекнең аяныч хәл, бөтен нәрсә, хәтта намус, вөҗдан, Ватан да сатыла дип кешеләрнең аңын үзгәртүче һәм шуңа ышандыручы куркыныч нәрсә булуын аңларга тиешбез. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көн дә алып барылырга тиеш. Ул безнең һәрберебездән тора. Моның өчен без үз эшебезне намус белән башкарырга һәм вазифаи бурычларыбызны намус белән үтәргә тиешбез. Яшьләр — халыкның иң якланмаган катламы. Алар үзләре ришвәтчелеккә каршы торырдай төркем оештырырга тиеш. Беренчедән, бу белем бирү учреждениеләрендә әңгәмәләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, яшьләр арасында конференцияләр. Икенчедән, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне ачыкларга, аларның фикерен белергә кирәк. Яшь кешеләр башка катлам кешеләренә мәгълүмат бирүдә актив катнашырга тиеш. Моны сораштырулар һәм анкета ярдәмендә эшләп була. Өченчедән, төрле конкурслар уздырырга: бу темага багышланган видеороликлар төшерергә, плакатлар, лозунглар, стена газеталары ясарга, иншалар, эссе һәм мәкаләләр язарга кирәк. Аларның барысының да максаты гражданнарның хокукый культурасын һәм үзаңын үстерүдән гыйбарәт.
Социаль челтәрләр аша ришвәтчелек проблемасын бөтендөнья челтәренә чыгарырга, үз фикереңне әйтергә, тәҗрибә уртаклашырга, башкаларның фикерләренә үз фикереңне белдерергә кирәк. Болар барысы да әлеге проблемага кешеләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Барысын да иң башта үзеңнән башларга, тирә-юньдәгеләрдән ришвәтчел күренешләрдән читләшүне таләп итәргә кирәк. Көрәшнең нәтиҗәлелеге властьнең барлык тармакларының үзара хезмәттәшлегеннән, җәмгыятьне савыктыруда аларның җаваплылыгыннан тора. Барлык ришвәтчел күренешләргә тиз арада каршы тора белергә, гадел рәвештә җәзасын бирергә кирәк. Шул вакытта әйләнә-тирәдәгеләр арасында властьның абруе, аңа карата ихтирам, ышаныч артачак, ә җәмгыять ришвәтчелек белән көрәшнең кирәк булуын аңлаячак.
Солтан Исхаков, авыл хуҗалыгы техникумы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев