Чистай яшьләре «Гадел хөкем» проектында катнаша
Шәһәребезнең мәктәп укучыларын һәм студентларын гадел хөкем йортына еш чакыра башладылар. Алар бернәрсәдә дә гаепләнмәделәр билгеле, сәбәп — башкада.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР суд Департаменты идарәсе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Шуңа нигезләнеп, 2018 елдан башлап белем бирү оешмалары һәм судлар «Гадел хөкем» проектын тормышка ашыралар.
— Әлеге проектның төп максаты — яшь егетләрне һәм кызларны гамәлдәге закон, судлар эшчәнлеге белән таныштыру, суд системасына уңай мөнәсәбәт формалаштыру һәм үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, — дип сөйләде Чистай шәһәр суды рәисе Радик Камалов — Проектта катнашу суд системасы хезмәткәрләре һәм шулай ук укучылар ягыннан да зур кызыксыну уятты. Беренчеләре яшьләр белән юриспруденция өлкәсендә үз белемнәрен уртаклашырга шат булсалар, икенчеләре гадел хөкем йортында булырга, закон һәм гаделлек рухын тоярга хыялландылар.
Шәһәр судында әлеге проектны тормышка ашыру судья ярдәмчесе Наталья Зурбашевага, җәмәгать судьялары участокларында — җәмәгать судьялары ярдәмчеләре Галия Әхмәдиевага, Наталья Хөснелгатинага, Елена Титовага һәм Екатерина Вержанскаяга йөкләнде.
Ай саен Чистай шәһәр суды укучыларны шатланып каршы ала. Алар экскурсия барышында суд структурасы, судның башкару эшчәнлеген оештыру белән танышалар, җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән башлануы турында белемнәрен ныгыталар. Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан без махсус укыту-тәрбия учреждениеләренә һәм балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштырылган үсмерләр турында мәгълүматлар китерәбез.
— Моңардан тыш, укучылар һәм студентлар белән наркоманияне кисәтүгә багышланган очрашулар үткәрелә. Әңгәмә барышында суд хезмәткәре наркотик матдәләрне саклаган һәм саткан өчен генә түгел, аны шәхсән үзең куллану өчен алганда да җинаять җаваплылыгы каралуы турында хәбәр итте, — дип билгеләп үтте судья ярдәмчесе Наталья Зурбашева.
Мәгълүматларны яхшырак үзләштерү өчен укучыларга «Наркотикларны сату» темасына суд утырышы үткәрү формасында эшлекле уенда судья, яклаучы, дәүләт гаепләүчесе, суд утырышчысы секретаре һәм шулай ук гаепләнүче роле бирелде. Катнашучыларга безнең суд тарафыннан каралучы җинаять эше мисалында сценарий тәкъдим ителде. Судта әйтүләренчә, укучылар уенда катнашуга зур теләк белдерәләр, судья ролендә буласылары, судья киемен кияселәре, судья өстәле артына утырып карыйсылары килә. Уен барышында суд утырышын үткәрү тәртибе турында сораулар бирәләр, эш барышында судья тарафыннан кулланылучы юридик терминнарны аңлатуларын сорыйлар.
Уеннан соң укучылар «Әгәр дә гаепләнүче рус телен белмәсә, судья нишләргә тиеш?», « Әгәр дә гаепләнүче аның туганы яисә танышы булса, судья нишләргә тиеш?», «Судья булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?», «Ни өчен судья суд утырышына махсус кием кия?» кебек кызыклы сораулар да бирделәр.
— Җәмәгать судьялары участокларында очрашуларда суд хезмәткәрләре тарафыннан «Наркотикларга юк дип әйт» дигән темага плакатлар ясарга тәкъдим ителде. Әлеге биремне укучылар «бик яхшы» билгесенә үтәделәр. Суд хезмәткәрләре өчен балаларның әлеге эшкә җитди һәм җаваплы караулары, проблеманың мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлаулары бик мөһим, — дип сөйләде җәмәгать судьясы ярдәмчесе Елена Титова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Гадел хөкем» проектында шәһәр һәм район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Күптән түгел генә шәһәр судында кадет мәктәп-интернат укучылары да булды.
— Суд залында булу, суд процессы мохитында катнашу минем шәхсән үзем өчен кыйммәтле тәҗрибә, чөнки мин тормышымны юриспруденция белән бәйләргә телим, — дип тәэсирләре белән уртаклашты кадет мәктәп- интернатның 9 сыйныф укучысы Руслан Кыямов. — Судья ярдәмчесе шәһәр суды бинасы буйлап кызыклы экскурсия үткәрде, судның структурасы һәм составы, каралучы эшләр категориясе, судта кулланылучы видеоконференция-элемтә, аудио комплекслары кебек заманча технологияләр турында сөйләде. Безгә судья, адвокат,
прокурор, гаепләнүче һәм суд секретаре ролендә булырга рөхсәт иттеләр. Без көчле эмоцияләр алдык. Һөнәри ориентлашу кысаларында һәм мәгълүмати-хокукый культураны үстерү өчен шундый учреждениеләрдә булу бик яхшы.
Чистай районы буенча җәмәгать судьялары аппараты бинасында үзләренең укытучылары белән экскурсиядә 1нче лицей укучылары да булды. Укучылар суд канцеляриясендә, суд участогы архивында, суд утырышлары судьялары һәм секретарьлары кабинетларында, шулай ук суд утырышы залында булдылар.
— Мин әлеге очрашу файдалы булды дип уйлыйм. Миңа суд эше, утырыш вакытында судьяның кая булуы, прокурор, зыян күрүчеләр, шаһитлар һәм гаепләнүченең кая утыруы турында сөйләделәр. Миңа бина буйлап экскурсия бик ошады. Аеруча — архив. Ышануы да авыр, бу папкаларда күпме кеше язмышлары… Ахырда без үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек һәм аларга җаваплар да алдык, — дип сөйли 1нче номерлы лицейның 10 сыйныф укучысы Раминә Хәйруллина.
Шулай ук «Гадел хөкем» проектын тормышка ашыру кысаларында суд хезмәткәрләре уку йортларында да очрашулар, әңгәмәләр, дәресләр, лекцияләр уздырдылар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, шундый чараларны уздыру суд властена ышанычны арттыруга, дәүләт гражданлык хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрергә, үсеп килүче буынга һөнәр сайлауда, шулай ук укучыларның һәм студентларның мәгълүмати-хокукый культурасын үстерүдә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев