Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомийның Пасха бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле православие динен тотучылар! Христос яңадан туды!

Әлеге нурлы төндә без әнә шушы күңелләрне канатландыручы сүзләр ишетәбез. Чиркәү ишеген ачып кергәндә үк әлеге рухландыручы сәламләү алдыннан бар дөньяның ничектер тынып калганын сизәбез. «Хритос яңадан туды!» – шушы сүзләрдә безнең бар өметебез, ышанычыбыз. Христос яңадан туган һәм без кичереләбез, котылабыз, тормыш дәвам итә, җәһәннәм үз көчен югалта.

Без Пасха бәйрәмнәрендә бер-беребезне сәламләгән әлеге сүзләрнең бөек көчен сизәбез, аның турында ел әйләнәсендә дә онытмыйбыз. «Безнең шатлыгыбыз, Хрис­тос яңадан туды!» – дип сәламләде барысын да Серафим Саровский. – Безгә кайгырырга урын юк. Христос барысын да җиңде, иблисне мәсхәрә итте, үлемне җиңде. Пасха – күптән узган көннәрне, ата-бабаларыбызның дини йолаларын искә алу гына түгел, безнең һәрберебез өчен чынбарлык. Ул безнең рухи котылуның чыганагы һәм нигезе, диндә ныклык, теләкләр коллыгыннан азат булу.

Аллаһ һәрберебезгә тынычлык һәм иркен тормыш, рухи ныклык бирсен, мәңгелек тормыш бәхете белән бүләкләсен, безнең көчебезне һәм кыюлыгыбызны Аллаһка һәм Изге Чиркәүгә хезмәт итүгә юнәлтсен. Безнең йөрәкләребезне коткарылу хәбәре турындагы Чыннан да Христос яңадан туды дигән җиңү шатлыгы белән тулыландырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев