Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай һәм Түбән Кама епис­кобы фатихасы белән епархия диниләре һәм ил чиге зонасында хезмәт итүче хәрбиләр очрашуы булды

Очрашу кысаларында Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү буенча епархия бүлеге җитәкчесе иерей Тимофей Маташовка РФ Оборона министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар

РФ Кораллы Көчләренә йөк­лән­гән мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәттәшлеге һәм гуманитар ярдәмнәре өчен Алексеевск округы благочинные протоиерей Павел Чурашов, «Умиление» храмы настоятеле, протоиерей Андрей Рыбочкин, Сахаровка авыл храмы настоятеле, протоиерей Илия Маташов, Нурлат округы благочинные, иерей Сергий Егоров, Афанасово поселогының Покровск храмындагы «Бәхетле йорт» үзәге җитәкчесе Лидия Кузьмина бүләкләргә лаек булдылар.

Исегезгә төшерәбез, епархия мәхәлләләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Дин эшлеклеләре һәм тылдагы кешеләр даими рәвештә махсус операция барган зонага гуманитар ярдәм итәләр.

— Махсус хәрби операция башланганнан бирле кешеләр хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен берләштеләр. Ярдәм күрсәтү эшенә безнең мәхәллә кешеләре һәм битараф булмаган кешеләр дә актив кушылды. Аеруча безнең мәхәлләләребездә сугышчыларга ярдәм итү өчен тырышкан кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Без гуманитар һәм рухи яктан ярдәм итәбез, сугышчыларыбыз игътибар, җылылык өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр, — дип сөйләде иерей Тимофей Маташов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев