Чистай һәм чистайлылар: үз шәһәребездә безгә нәрсә ошый
Сез бервакытта да Чистайда озак яшәмичә «чистайлыларның нинди икәнлекләрен» белмәячәксез
Язучы Дмитрий Даниловның «Описание города» дигән китабы бар. Анда автор ел дәвамында даими рәвештә алдан таныш булмаган шәһәргә килә, аның тормышына үтеп керә һәм аны тасвирлый. Чистай турында аның белән бернәрсә дә барып чыкмас иде дип уйлыйм. Чөнки чистайлылар үзләре дә нинди булуларын белеп бетермиләр әле, ә шәһәр тормышында каршылыклар кайчакта гаҗәпләндерә дә.
Әгәр дә сез Данилов кебек фикерләр җыя башласагыз, һичшиксез, Чистай — депрессияле шәһәр, аннан барысы да китә, яисә яшьләр китә, биредә эш юк, хезмәт хакы түбән һәм мөмкинлекләр дә юк дигән фикерләр ишетерсез… Шул ук вакытта шәһәрнең төрле ягында коттеджлар төзелүен күрәбез (әмма юлларның барысында да асфальт юк билгеле).
Шул ук вакытта сез биредә кешеләрнең мәрхәмәтле булмаулары, бер-берсе белән килешеп яшәмәүләре, шуңа күрә матур башлангычларның бик тиз юкка чыгулары хакында ишетерсез. Миңа исә Чистайга килүчеләрдән биредә кешеләрнең киң күңелле (Казанга караганда), ярдәмчел, юмарт булулары турында да ишетергә туры килә. Мәсәлән, фронтка ярдәмне чистайлылар менә дигән итеп оештырдылар. Мин боларны барын да үз күзем белән күрдем.
Бәлки Чистайда иске карашлы кешеләр: аралашырга бик яратмаучы, әмма намуслы, эшлекле кешеләр рухы яшәве дөреслеккә дә туры киләдер. Әгәр дә шулай икән, бу аңлашыла да. Моның өстенә Чистайда алардан башка яшәргә кирәкмәгән сыйфатлар да бар, ә иң мөһиме –нигә шулай?
Әгәр дә син туфрак алып кулыңны пычратырга әзер булмасаң, кибеттән сатып алганнан түгел, үзең үстергән нәрсәләрдән рәхәтлек тапмасаң, Чистайда яшәргә дә кирәкми. Бар нәрсәләрне дә кибеттән генә сатып алырга теләүчеләргә дә Чистайда яшәргә кирәкмидер ул…
Чистайда «үз өем» дип җан атучылар бу сүз астында берничек тә фатирны күз алдына китерә алмыйлар, ә менә җирне, алмагачларны, хәтта үз коеларын да күз алдына китерәләр…
Шул ук вакытта Чистай авыл гына түгел ул. Шулай ук ул XX гасырда берәр нинди файдалы казылмалар үзләштерергә дип барлыкка килгән шәһәр дә түгел. Андый шәһәрләр (кайчакта аларны «файдалы казылмалар табу өчен барлыкка килгән шәһәрләр» яисә «моношәһәрләр» дип атыйлар) бик тиз чәчәк аталар да аннан соң яисә «юкка чыгалар» яисә башка шундый шәһәрләрдән аерылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.
Чистайның үз йөзе бар, ул моношәһәр булмау өчен кирәк. Чистайлылар «барысы да үзебезнеке булу» белән горурланалар да. Биредә аэропорт, сәгать заводы, кондитер фабрикасы, судно ремонтлау, аракы, тегү трикотаж, мебель фабрикалары булган… Сүзебез бүген алардан нәрсә калуы турында түгел, ә безнең үзебезнеке булган нәрсәләрнең безгә ничек ошаулары турында бара. Безгә үзебезне мөстәкыйль итеп тою ошый — бу һәр шәхсән чистайлыга кагыла һәм соңгы исәптә шәһәр язмышын билгели.
Шуңа күрә, сүз уңаеннан, Чистайда даими ташкын булып килсәләр дә, бервакытта да туристлар җитмәячәк. Үз-үзен тәэмин итә алмаганда, Чистай сүнә барачак.
Минем карашка, Чистай — Россия өчен модель шәһәре. Хәзер бу зур теория, әмма әлеге теория өчен күп кенә нигезләр дә бар. Бу шәһәрдә тарих белән табигать, шәһәр уңайлыкларының җыелмасы һәм җиргә якынлык, яисә кибеттә сатып алган нәрсәне үзең дә үстерә алу мөмкинлеге. Мөстәкыйльлеккә дәгъва итүче зур илдә болар барысы да бик мөһим булырга тиеш. Теләсә нинди Люксембургны тоташ Мәскәүгә (яисә Мәскәүне Люксембургка), Бельгияне Мәскәү артына (яисә киресенчә) әйләндерергә мөмкин. Әмма зур илебез өчен нәкъ менә безнең Чистай кебек бар киңлеккә таралган, үзенең тарихи йөзе, җир белән ныклы элемтәсе, мөстәкыйльлеккә омтылышы булган һәм шул ук вакытта башка шәһәрләр белән төрле юллар аша тоташкан шәһәрләр дә кирәк. Минемчә, бу Россиянең ничек булырга тиешлегенә менә дигән модель. Моның өчен Чистайны «нью-васюки»га әверелдерергә кирәкми, ә менә Казан белән генә түгел, башка шәһәрләр белән дә транспорт элемтәләре булдырырга, Чистайның урнашу мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк. Шулай ук булмаган урыннарга асфальт түшәргә, көнкүреш шартларын яхшыртырга, шәһәр топонимикасына
тарихи исемнәрнең күп өлешен кайтарырга кирәк, чөнки тарих белән бәйләнеш шулай ук җир белән бәйләнеш кебек үк бик мөһим. Һәм шулай булганда Чистайда рәхәтләнеп яшәргә була. Чөнки әлеге шәһәр башта ук уңайлы тормыш өчен, матур һәм уңайлы урында урнашкан, дөньяга аек карашлы кешеләр тарафыннан төзелгән. Алар тормышның асылын аңлап яшәгәннәр. Әлеге мәгънәдә бернәрсә дә үзгәрмәгән диярлек: хәзерге көндә Чистайда яшәүче кешеләр үз шәһәрләрен яраталар һәм биредә ни өчен яшәүләрен дә яхшы аңлыйлар.
Әгәр дә сез табигатьне яратмыйсыз, су киңлекләреннән күңелегез рәхәтлек алмый, әгәр дә көймәгә утырып елганың теге ягында бик серле тыелган утрауларга барасыгыз килми икән, сезгә Чистайда яшәргә дә кирәкми, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев