Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай — фронтка» волонтерлары 12 ай эчендә үз куллары аша йөз тоннадан артык гуманитар йөк үткәрделәр

«Чистай — фронтка» хәрәкәте 2022 елның 1 ноябрендә шәһәребезнең Мебель фабрикасы микрорайонының 6нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе базасында оештырылды.

Бу идеяне беренче булып микрорайонда яшәүче хатын-кызлар күтәреп алды. Без бик борчылдык, эшне нәрсәдән башларга белмәдек. Нигез өчен челтәрләрне кайдан алырга, нинди тукыма кирәк, аны ничек үрергә? Башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнә башладык. Башта челтәрләр белән оста куллы ир-егетләр ярдәм иттеләр. Алар кул белән капрон җепләрдән кирәкле зурлыктагы челтәр өчен нигез үреп, безгә алып килделәр. Ә без шәһәр һәм район халкы алып килгән материаллардан тасмалар кисеп, маскировкалау челтәрләре үрдек. Аннары мессенджерларда без төркем чатлары оештырдык. Кешеләр безгә кушыла башладылар һәм әкренләп шәһәр халкы безнең турыда күбрәк белә башлады.
Бөек Ватан сугышы вакытында тылның эш тәҗрибәсен искә төшереп, без ярдәмнең күпкә күләмлерәк булырга тиешлеген аңладык. Без маскировкалау костюмнары һәм җылы балаклавлар тегә башладык. Шулай ук сугышчыларга озак вакыт яна торган окоп шәмнәре ясау ихтыяҗы туды. Бездә аларны ясау белән шөгыльләнүче төркем барлыкка килде. 12 ай эчендә алар 9000 данәдән артык окоп шәме ясадылар. Аларның һәрберсе 6 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр янып тора ала.
Тора-бара сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр дә өстәлә башлый. Шулай килеп чыкты, безнең хатын-кызларыбыз үзләре өчен уңайлы булган эшне үзләре сайладылар. Шулай, мини-бригадалар барлыкка килде. Мәсәлән, маскировкалау челтәрләре өч сменада үрелә. Хатын-кызлар үзләренә уңайлы вакытта киләләр. Кос­тюмнар тегү белән сигез тегүче шөгыльләнә. Тагын өч хатын-кыз флистан толстовкалар тегә. Дүрт кеше тактик носилкалар әзерли, ә рюкзак тегүне ике тегүче үз өстенә алды. Шулай ук ике тегүче балаклав тегү белән шөгыльләнә. Ир-егетләребез дә читтә калмыйлар. Иске мутон туннарны һәм дубленкаларны сүтәләр, шуннан соң хатын-кызлар алардан җылы олтыраклар тегәләр. Сүз уңаеннан, фронтка 7 меңнән артык пар шундый олтырак җибәрелде инде.
Махсус костюмнар турында да сөйләп узасым килә. Алар сугышчыларыбызга аеруча кирәк. Аларны снайперлар да, разведчиклар да куллана. Шундый бер костюм өстендә аны әзерләүнең төрле этапларында берничә хатын-кыз эшли. Шуннан соң гына бу костюм тегүчеләр өстәленә эләгә. Фронтка 350 данәдән артык шундый кос­тюм тегеп җибәрелде инде. Тегүчеләр һәм маскировкалау челтәрләре үрү осталарыннан кала, безнең ир-егетләребез файдасына бик күп кеше эшли. Алар арасында тегүчеләр дә, кисүчеләр дә, әйберләрне тарт­маларга тутыручылар да, машина йөртүче ир-атлар да, ташучылар да һәм башка бик күпләр бар.
Бүгенге көндә «Чистай — фронтка» хәрәкәтендә мең ярым тирәсе кеше исәпләнә. Әмма без, әлбәттә, күбрәк. Ярдәм яки гуманитар йөк җыю турындагы үтенечләргә күп кенә чистайлылар һәм авыл халкы җавап бирә. Кешеләргә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки аларның ярдәменнән башка, безнең эш мөмкин булмас иде. Матраслар теккәндә дә шулай булды. Бездә сугышчыларны мендәрләр һәм матраслар белән тәэмин итү мөмкинлеге барлыкка килде. Ләкин матраслар өчен тукымалар бик аз иде. Шуннан соң без халыкка мөрәҗәгать иттек. Безгә бик күп тукымалар китерделәр, хәтта җыюны туктатырга туры килде.
Фронтовик егетләр безнең ТҖСда еш кунаклар. Өйләренә кыска вакытлы ялга кайтканда, сугышчылар, безнең осталарыбыз янына килеп, барлык ир-егетләрдән рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Чәй табыны янында тормыш, сугышчылар, сугыш турында сөйләшүләр алып барыла. Ә бервакыт алгы сызыктан сугышчылар бүләк итеп ике банка паштет җибәргәннәр. Бераз яньчелгән тимер банкалардагы сыйдан хатын-кызларыбызның күңелләре тулды.
Без барыбыз да нәрсә эшләгәнебезнең мөһимлеген һәм нәрсәгә ышанганыбызны аңлыйбыз. Иманым камил, безнең көндәлек хезмәтебез ир-егетләргә нык торырга, сынмаска ярдәм итә! Хатын-кызларыбыз кулы белән ясалган һәр әйбер сугышчыларыбызны саклый дип өметләнәбез! Сугышчыларыбызның якыннары янына исән-сау кайтачакларына ышанабыз!
12 ай эчендә «Чистай — фронтка» волонтерлары үз куллары аша йөз тоннадан артык гуманитар йөк
үткәрделәр. Биредә азык-төлек, дарулар, госпитальләр һәм санитар частьләр өчен урын-җир әйберләре һәм сөлгеләр, төрле техник чаралар һәм башка күп нәрсәләр бар. Төркем әгъзалары ясаган бар нәрсә — сугышчыларның турыдан-туры үтенечләре. Безнең хатын-кызлар һәм ир-егетләребез кулы белән җиде километрдан артык озынлыктагы 880 маскировкалау челтәре үрелде, дүрт меңнән артык костюм (кышкы, җәйге, су үткәрми торган, маскировкалау), меңнән артык плащ-палатка тегелде һәм егетләребезгә җибәрелде, ул кирәк булганда җиңел генә тентка әверелә, техника һәм коралны каплау өчен яраклаштырылырга мөмкин, 2500гә якын балаклав, шешәләргә тутырылган су һәм башка кирәк-яракларны йөртү өчен 342 рюкзак, 313 тактик йомшак носилка, 15000 төргәк коры армия душы, яраланган сугышчылар өчен 2508 данә урын-җир әйберләре, 2760 данә өч төстә «үзебезнеке-ят» бәйләвечләр тегелде һәм егетләребезгә җибәрелде. Ә иң яңа эшләнмәбез — флис толстовкалар. Алар 450 данәдә тегелгән инде. Җылы һәм йомшак кофталар егетләребезгә ошады. Фронттан ир-егетләребез безгә даими рәвештә үз фикерләрен язып җибәрәләр. Салкыннар башлану белән сугышчылар матрасларга һәм мендәрләргә аеруча шат, алар шул рәвешчә 400дән һәм 1000нән артык данәдә тегелгән. Блиндаж шәмнәрне яки утын белән эшләүче кечкенә мичләрне дә сугышчылар яратып өлгерделәр. Бу землянкаларда һәм окопларда җылылык гарантиясе. Моннан тыш, аның ярдәмендә чәй кайнатырга һәм кайнар ризык әзерләргә мөмкин. Алар 400дән артык данәдә җибәрелде. Күптән түгел генә бездә тагын бер төркем барлыкка килде, алар сугышчыларыбыз өчен тәмле сухарилар ясау белән шөгыльләнәләр. Көн саен илледән артык хатын-кыз икмәк-күмәч әйберләрен киптерәләр, аннары аларны тутырып, алгы сызыкка фронтка җибәрәләр. Моннан тыш, без үлән һәм витаминлы чәйләр тутырып җибәрәбез, балык консервалары ясыйбыз, шулпаны: кәбестә, чөгендер ашларын, рассольникны туңдырабыз һәм консервлыйбыз. Фронтка җибәрер алдыннан шәһәрлеләр камыр ризыклары, беленнәр, печенье пешереп китерәләр. Әзер мантыйларны һәм пилмәннәрне, пешкән бәрәңгене һәм башка күп нәрсәләрне вакуумлаштырабыз. Егетләребез өйдәге ризыкны бик сагыналар һәм мондый күңелле сюрпризлар сугышчыларыбызда бары уңай тәэсирләр генә уята, сугышчан рухны күтәрә!
Эш Мебель микрорайондагы ТҖСда гына түгел, ә «Восток» мәдәни үзәгендә, Ислам үзәгендә, Данауровка, Четырчы, Мөслим, Каргалы һәм башка авылларда да кайный. Без төркемнең һәр яңа әгъзасына шатбыз!
«Чистай — фронтка» хәрәкәте Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов, шулай ук 6нчы территориаль иҗтимагый советы рәисе Марат Әсхәт улы Харисов ярдәмен тоеп эшли. Безгә шәһәр һәм районның күп кенә эшмәкәрләре дә булышлык күрсәтә. Шәһәрлеләр, авыл халкы да бу игелекле эшкә үз өлешен кертә. Безнең сугышчыларыбыз игътибар һәм кайгыртуны тоялар.
Волонтерларыбыз арасында сугышчыларның әниләре, әбиләре һәм хатыннары да бар. Барысы да бер-берсенә ярдәм итәләр. Яңалыклар белән уртак­лашалар. Без бер зур гаилә, анда чит балалар юк! Егетләребез барысы да үзебезнеке! Без — көчле һәм ышанычлы тыл! Бергә булганда, без җиңелмәс икәнебезне беләбез!

«Чистай — фронтка» хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев