Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова һәр гамәленә күңел җылысын бирә

...

Мобилизация игълан ителгән көн тыныч тормышыбызның өстен-аска китерде. Әти-әниләр, хатыннар, балалар елый-елый якыннарын сугышка озаттылар… Бәгырьләр телгәләнде, йөрәкләр пәра-пәра килде. Бик авыр көннәр башланды. Газиз балаларын сугыш кырына озаткан аналарга карап йөрәк өзгәләнде. Беренче көннәрдә бу бер куркыныч төш кебек, менә-менә уянырбыз да, барысы да нәкъ элеккечә булыр дип яхшыга өметләндек. Әмма ни хәл итәсең, чынбарлыктан качып булмый. Илебезгә килгән сынауны без үтәргә тиешбез. Ватанны саклау — изге бурыч. Повестка алган ир-егетләребез хәрби киемнәрдә, аркаларына биштәрләр асып, яуга кузгалды. Ә биредә, тылда, калучылар ничек тә аларга ярдәм итү юлларын эзли башладылар…
Мебель фабрикасында урнашкан 6 нчы номерлы территориаль җәмәгать Советы җитәкчесе, тынгысыз, бар нәрсәне йөрәге аша үткәрүче Чулпан Сөләйманова да башкалар кебек үк ул көннәрдә үз-үзенә урын таба алмады. «Мобилизация белән махсус хәрби операциягә китүче ир-егетләребезгә ничек ярдәм итә алабыз дип баш ваттым. Аннары танкларны, блиндажларны каплау өчен маскировкалау челтәрләре үрү уе башыма килде. Хакимияткә дә, башка инстанцияләргә дә мөрәҗәгать иттем», — ди ул. Аларда да теләктәшлек белдерүчеләр табыла. Тимерне кызуында сугарга өйрәнгән Чулпан ике уйлап тормый. Тәвәккәл таш яра диләрме әле… Шулай итеп «Чис­тай — фронтка» дип исемләнгән волонтерлар хәрәкәте, сугышчыларыбызга ярдәм итәргә ашкынып торган хатын-кызлар һәм ир-атлар төркеме оеша. Вакытларын да, көчләрен дә кызганмаучы әлеге ханымнар бердәм булып изге эшкә күтәреләләр. Территориаль җәмәгать Советының ишекләре иртәдән кичкә кадәр ябылмый. Волонтерлар берничә сменада эшлиләр. Ә материаллар табу, эшне көйләү, оештыру эшләрен барысын да Чулпан ханым үзе башкара. Тора-бара челтәрләр үрү эшенә костюм-плащлар тегү, соңрак носилкалар, матраслар, мендәрләр ясау кебекләре дә кушыла. Һәрберсенә йө­рәк җылысын кушып, ир-егетләребезне җылы киемнәр белән шатландыру, булдыра алганча ярдәм итү өчен тырыша алар. Фронттан килгән Рәхмәт хатлары, видеоязмалар… Илебез сакчыларына ярдәм итә алу бирегә йөрүче һәркем күңеленә җылылык, рәхәтлек бирә. Монда исә нәкъ менә шундыйлар, кеше борчу-мәшәкатен, шатлыгын уртаклаша белүче, кешеләргә ярдәм итүдән тәм-ямь табучы кешеләр җыелган. Төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре, араларында өлкән яшьтәгеләре дә бар. Җитәкчеләре Чулпан Габдрахман кызы белән бергәләп сугышчыларыбызны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен җан-фәрман, фидакарьләрчә тырышалар.
Бүгенге язмамның төп герое, игелекле эшләрнең башында торучы, сугышчыларыбыз турында аналарча кайгыртучанлык күрсәтүче Чулпан ханымны мин күптән беләм. Тәүге очрашуыбыз күп еллар элек ниндидер чарада булды бугай… Кара туткыллы, кара күзле, мөлаем ханымга игътибар итми дә мөмкин булмагандыр. Үз-үзен тотышы, матур, итагатьле сөйләме, төпле фикерләре… Шул вакытта ук күңелгә кереп калды ул. Соңрак эчтәлекле язмаларын шәһәребездә чыгып килүче газеталарның берсендә күрә башладым. Кыю, үтемле сүзе бер мине генә җәлеп итмәгәндер билгеле. Кешеләр язмышына, проблемаларына битараф булмавы, белемле, кешелекле булуы аның язмаларында да чагылыш тапты. Кыерсытылган, кая барып бәрелергә белмәгән кешеләрнең аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәрен яхшы беләм. Күбесенә проблемаларын чишәргә ярдәм итте. Өстәгеләр кубызына биимичә, дөреслекне эзләде. Күбрәк гади кешеләр мәнфәгатен яклады. Газетада журналист булып эшләгәндә яклаучысыз калган кешеләр өчен бушлай юридик консультация оештырды.
…Чулпан Габдрахман абый һәм Нурия апа Әшраповлар гаиләсендә төпчек бала булып туа. Ул вакытта гаилә Апас районы Кошман авылында яши. Чулпанга ике яшь булганда 1973 елда Чистайга күченеп кайталар. Габдрахман абый гомер буе төзелештә монтажчы булып эшли. Ни хикмәт, Нурия апа хатын-кызлар өчен ят, авыр булган хезмәтне ташчы һөнәрен сайлый һәм әйтергә кирәк, бик яратып башкара. Икесе дә төзелештә фидакарьләрчә, намус белән хезмәт итәләр. Зур-зур йортлар төзиләр, яңа матур фатирлар төзеп, кешеләргә әйтеп бетергесез зур
шатлык бүләк итәләр! Балаларын да хезмәт белән дөрес яшәргә өйрәтеп үстерә алар. Олы кызлары Миләүшә пешекче һөнәрен үзләштергән, ул пешергән ризыклар ашап туйгысыз. Илдар исә әти-әнисе юлыннан киткән, төзүче. Төпчекләре Чулпан, әйткәнемчә, 6нчы номерлы территориаль Совет җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты, Чистай хатын-кызлар Советы рәисе. Яшьтән үк гаделлек сагында булырга, прокурор булырга хыялланып үсә ул. Чис­тай техникумының юридик факультетын тәмамлый, аннары укуын Казан инновацион университетының юридик факультетында дәвам итә.
Тормыш дигәнең үз законнарын куя, үз төзәтмәләрен кертә тора. Ни хәл итәсең, хыялланган хезмәтендә эшләү насыйп булмый аңа. Әмма аның балачак хыялы бүгенге гамәлләрендә даи­ми чагылыш табып тора һәм ни сөенеч, гомер буе аны озатып килә. Аллаһы Тәгалә аңа асыл сыйфатларны кызганмаган. Ул һәрчак гаделлек яклы, ачык, туры сүзле, хыянәтләрне, гайбәтләрне күрә алмый. Шат күңелле, миһербанлы, ачык, вәгъдәсендә торган кешеләрне хөрмәт итә. Йөрәге кушканча һәрчак кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып тора, менә дигән оештыручы, халыкны үз артыннан ияртү сәләтенә ия. «Чистай — фронтка» хәрәкәтен оештыруы моның ачык мисалы. Аңа ышаналар, аны тыңлыйлар, яраталар, хөрмәт итәләр.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Әлеге гыйбарә ир-атларга гына кагылган кебек тоелса да, Чулпанның эшләрен якыннан күргәч, нигәдер нәкъ менә шушы сүзләрне искә төшердем. Волонтерлар хәрәкәтендә аның әле күпләр белмәгән сыйфатлары ачылды бугай… Бер караганда ул тегү машинкасы артында сугышчыларыбызга костюмнар тегә, тегү аның яраткан эше икәнен шунда белдем дә инде. Икенче караганда ул инде кисүче ролендә, өченче карасаң, остаз, күрсәтә, аңлата, сөйли… Төрле шәһәрләр белән килешеп, тегү, үрү материаллары ташый, үзе табучы, еш кына үзе төяүче, үзе бушатучы булырга да туры килә. Батыр, көчле рухлы ханым ул. Аллаһы Тәгалә бирсә дә бирә икән кешегә шундый уңган-булганлыкны, сәләтләрне дигән уйлар бер минем генә башыма килмәгәндер!
Сәләт дигәннән, матур итеп җырлый, сөйли, җәмәгать чараларында, шәһәр тормышында актив катнаша. Әле тагын без белмәгән һөнәре бар икән, балык тотарга ярата.
— Әнием балык тотарга ярата. Кул эшләренә дә бик оста, безне дә эш яратырга, кешеләргә хәерхаһлы булырга өйрәтеп үстерде. «Нинди хәлдә булсагыз да, кешеләргә бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәгез, ярдәмчел булыгыз» дигән сүз­ләрен һәрвакыт истә тотам, балаларыма да сөйлим, — ди ул газиз әнисе турында. Әти-әнисенең төп таянычы, төп терәге дә Чулпан. Аларның пар канатлы булып торулары аның өчен иң зур бәхет.
Тормыш иптәше Илдар белән акыллы, тәртипле, җыр-моңга сәләтле балалар үстерә алар. Уллары Эмиль, Марат бүгенге көндә үзләрен музыка өлкәсенә багышлаганнар. Улы Марат алгы сызыкка сугышчыларга гуманитар ярдәм итүдә катнаша. Кызлары Аделия 6 нчы сыйныфта укый. Ул муниципаль, респуб­лика, Россия дәрәҗәсендә җиңү арты җиңү яулый. Кечкенә оныгы Алисә дә үзенең уңышлары белән сөендереп тора.
…Бүген дә иртә таңнан юлга кузгалды ул. Яр Чаллы шәһәренә тукымалар алырга барышы. Шул арада төркем әгъзалары белән телефоннан аралашып алырга да, эш барышында килеп туган төрле проблемаларны чишәргә дә, үзенә адресланган төрле сорауларга җавап бирергә дә кирәк. Барысына да өлгерә Чулпан ханым, бер генә сорауны да күздән ычкындырмый. Озын юллар, мәшәкать-борчулар арытса да, зарлануны белми ул. Чөнки әлеге эшләрне ул чын күңеленнән, йөрәк кушуы буенча башкара.
–Кешеләр бер-берсенә мәрхә­мәтлерәк, шәфкатьлерәк булсыннар иде. Без монда тынычлыкта, бөтен нәрсә дә бар. Сугыштагы егетләребез өчен бар күңелебез белән борчылабыз, аларга булдыра алганча ярдәм итә алуыбызга сөенәбез. Алар безнең тынычлыгыбызны, илебезне саклый. Ир-егетләребез барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар, без аларны барыбыз да көтәбез. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде, — ди ул ихлас күңеленнән.
Амин. Барыбызның да йөрәге шушы теләк белән тибә. Ә җиңү тизрәк якынайсын дип көн-төн фронтка ярдәм итү эшләрен әйдәп баручы олы йөрәкле Чулпан ханымга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күңелендәге изге уйларының тормышка ашуын, бәхетле, хәерле гомер телибез.

Чын күңелдән Раиса Галкиева, волонтер:
–Чулпан Габдрахман кызы алтын йөрәкле кеше ул. Мин аның энергиясенә, тырышлыгына шаккатам, ничек барысына да җитешә, өлгерә икән дип уйлыйм. Тегү, үрү, тагын башка эшләр өчен әйберләр кирәксә, машинасына утырып үзе чыгып китә, юнәтеп тә кайта. Безнең территориаль җәмәгать Советында да, башка пунктларда да өзеклекләр килеп чыгуга юл куймый. Әле шунысы да бар, ул бик хыялый, уйлап чыгарырга ярата. Сугышчыларыбызга тагын нәрсәләр ясыйк, нәрсәләр җибәрик икән дип төннәр буе уйлап ята бугай… Аннары бергәләп аның идеяләрен тормышка ашырабыз. Без аның белән горурланабыз, ул барыбызга да үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев