Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай эзтабарлары Волгоград өлкәсендә 33 сугышчының җәсәден күтәргәннәр

Чистай районы волонтерлары тарихи хәтерне торгызу буенча игелекле эшне дәвам итәләр

Чистай районы студентлары һәм мәктәп укучылары, «Выстрел» хәрби-патриотик эзләү отряды әгъзалары Волгоград өлкәсендә казу эшләре алып баралар.

 

Чистай районы волонтерлары тарихи хәтерне торгызу буенча игелекле эшне дәвам итәләр. «Выстрел» хәрби-патриотик эзләү отрядында катнашучылар Волгоград өлкәсендә казу эшләре алып бара. Алар белән бергә Казан һәм Волгоградтан килгән студентлар һәм эзтабарлар эшли.

 

Эш барышында эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 33 сугышчының җәсәде күтәрелгән инде. Алар арасында – медальоны сакланган бер сугышчы да бар. Бу солдатның исемен белергә һәм аны туганнарына кайтарырга өмет бирә.

 

Эзтабарлар казу эшләре алып барган урынга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та барып кайткан. Ул эш барышы белән шәхсән танышкан һәм яшьләр белән аралашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев