Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай электр челтәре 60 еллыгын билгеләп үтә

Яңа ел алды көннәрендә бәйрәм чыршылары һәм иллюминация йөзләгән төрле төстәге утлар белән балкый, һәр тәрәзәдә диярлек гирляндалар ялт-йолт килә.

Өйләрдә, дәваханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдә якты булсын өчен, көндәлек хезмәтләре белән электр энергиясен өзлексез тәэмин итүче кешеләрдән башка бу матурлык булмас иде! Сүз, әлбәттә, энергетиклар турында. Елның иң кыска көнендә, 22 декабрьдә, алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу истәлекле датаны «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы «Чистай электр челтәре» яхшы казанышлар белән каршы ала. Узып баручы 2024 ел әлеге куәтле, заманча һәм динамикалы үсүче предприя­тие өчен үзенчәлекле булды. Чистай электр челтәренә 60 ел тулды.

Филиал өчен юбилей елы уңышлы узды һәм күп кенә истәлекле вакыйгаларга бай булды.

Уникаль эш башкарылды
Кулланучыларны өзлексез һәм ышанычлы электр энергиясе белән тәэмин итү — «Челтәр компаниясе» АҖнең төп бурычларының берсе, шуңа күрә компания белгечләре кулланучыларга уңайсызлыклар китермичә, даими рәвештә техник хезмәт күрсәтү һәм җиһазларны ремонтлау ысулларын эзлиләр. Шул максаттан «Челтәр компаниясе» АҖ иң алдынгы эш ысулларын — көчәнеш астында эшләүне (РПН) куллана.
Көчәнеш астында эшләү дигәндә, эш башкарылачак ток үткәрүче өлешләрдән эшче көчәнеш алынмый торган ысул күздә тотыла. Эшләр хезмәткәрләрне изоляция материалларыннан эшләнгән кораллар һәм җайланмалар белән тәэмин итеп башкарыла.
Хәзерге вакытта массакүләм тәр­типтә мондый эшләр 0,4-10 кВ көчә­нештә башкарыла, шул ук вакытта көчәнеш астында эшләрне үстерүдә чираттагы җитди адым булып 35 кВ көчәнеш классына күчү тора. Көчәнеш югарырак булган саен эшләрне әзерләүне һәм башкаруны тәэмин итү катлаулырак була, әмма кулланучылар өзлексез электр белән тәэмин ителә.
Чистай электр челтәре 35 кВ һава линиясендә асылмалы изоляторны (чыбыкны тотып тору өчен җайланма) алыштыру буенча РПН ысулы белән бөтенләй яңа эш башкардылар. Аның уникальлеге булган эш коралларын һәм җиһазларны көчәнешнең югарырак дәрәҗәсендә эшләрне куркынычсыз башкару өчен җайлаштырудан гыйбарәт. Шулай ук гамәлдәге һава линиясендә 35 кВлы үткәргечнең тибрәнешләрдән саклану элементларын урнаштыру буенча да эш башкарылды. Бу Россиядә беренче тапкыр эшләнде!
Эшләрне электр җайланмасын сүндермичә башкару эш процессын үтәүнең мөһим этабы булып тора. 2024 елда Чистай электр челтәре персоналы 0,4-10 кВ җайланмасында 13 792 эш башкарды.
Шулай ук агымдагы елда Нурлат һәм Чистай шәһәрләрендә бүлү пунктлары тулысынча реконструкцияләнде, Спас район электр челтәренең офис бинасы төзекләндерелде, яңа җитештерү бинасы төзелде.
0,4-10 кВлы һава линияләре 34 км күләмендә реконструкцияләнде.
Чистайда Яшьләр, В. Ногин, Дзержинский урамнары буенча 6 кВлы кабель линияләре яңаларына алыштырып реконструкцияләнде, шулай ук Энгельс, Вишневский, Ак. Королев, Нагорная урамнары буенча 6 кВлы һава линияләрен кабель линияләренә алыштыру эшләре башкарылды, кабель линияләрен реконструкцияләү буенча башкарылган эшләр күләме 5,5 км тәшкил итә.
Ш. Усманов, Мир, Полевая, Чехов урамнары буенча 2,1 км күләмендә изоляцияләнмәгән чыбыкларны СИП изоляцияләнгән чыбыкларга алыштыру буенча 6 кВлы һава линияләрендә эш башкарылды. Шулай ук электр энергиясенең сыйфатын арттыру максатыннан Мир, О. Кошевой, Глинка, Камская, Камская тыкрыгы, Поселковая, Яхин, Чайковский, Сәйдәшев, Есенин урамнары буйлап 0,4 кВлы һава линияләре реконструкцияләнде, 9,4 км изоляцияләнмәгән чыбык изоляцияләнгән СИП чыбыкка алыштырылды.

Электр челтәрләрен модернизацияләү

2024 елда 13 км 10 кВлы һава линия­се һәм 15,9 км 0,4 кВлы һава линиясе төзелде, шуларның 9,3 километры Чис­тайда һәм Чистай районында.
Электр энергиясенең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттыру өчен 14 өстәмә трансформатор подстанциясе урнаштырылды, шул исәптән 4се Чистайда.
Бүлү челтәрләрен автоматлаштыру программасын үтәү дәвам итә. 2024 елда 5 югары вольтлы интеллектуаль автоматик «Реклоузер» сүндергече урнаштырылды.
Бүлү челтәрләре объектларына капиталь ремонт ясау Чистай электр челтәренең өстенлекле бурычы булып
кала. 2024 елда 10 кВлы һава линияләренең 9 объекты ремонтланды. 10 кВлы һава линиясе ремонтланды, 22 км изоляцияләнмәгән чыбык СИП изоляцияләнгән чыбыкка, 122 терәк багана алыштырылды. Җиде трансформатор подстанциясе ремонтланды. Чистай районы буенча 12,6 км һава линиясенә капиталь ремонт ясалды, 6 (10) кВлы 1,4 км изоляцияләнмәгән чыбык изоляцияләнгәнгә алыштырылды. Бер трансформатор подстанциясе ремонтланды.

Сакчыл җитештерү өчен — көмеш

Тотрыклы үсеш тәэмин итү максатларында компания 2014 елда сакчыл җитештерү концепциясенә нигезләнгән «Энергия» җитештерү системасы проектын башлап җибәрде.
Аны булдыруның төп этәргече — клиентларга ориентлашу таләпләрен исәпкә алып, процессларны өзлексез камилләштерүгә, шулай ук эшчәнлекнең сыйфатын, җитештерүчәнлеген һәм иминлеген арттыруга юнәлдерелгән барлык хезмәткәрләрне дә яхшырту процессына җәлеп итүгә нигезләнгән яңа прогрессив корпоратив культура тәрбияләү.
Сакчыл җитештерү концепциясе турында беренче булып генераль директор Илшат Шәех улы Фәрдиев белде һәм аны тормышка ашырырга теләде. Җитештерү системасын үстерү 2014 ел башында башланды, февральдә программаны эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде. Марттан башлап, теоретик белем һәм практиканы берләштереп, сакчыл җитештерү курсы буенча каскадлы ысул белән (белемнәрне идарә итүнең югарырак дәрәҗәләреннән түбәнрәкләргә тапшырып) укыту башланды. Сакчыллык буенча уку, коллектив эчендә киңәеп, бөтен хезмәткәрләргә дә таралды.
Узып баручы елның җәе күңелле, бик әһәмиятле корпоратив вакыйга — T-TPS Тойота гомуми җитештерү системасы критерийлары буенча сакчыл производствоны гамәлгә кертү нәтиҗәләре өчен алынган «көмеш» белән билгеләп үтелде. «Челтәр компаниясе» АҖ җитештерү һәм идарә системаларына туры килүнең көмеш дәрәҗәсен алган дөньяда беренче челтәр компаниясе булды. Бу бик яхшы нәтиҗә! Мондый югары бәя Toyota Engineering Corporation япон компаниясе президенты Тосио Хорикири үткәргән аудит нәтиҗәсендә алынды.
«Челтәр компаниясе» АҖ филиалы — «Чистай электр челтәре» 2024 елда аудит узган дүрт филиалның беренчесе булды. Шундый ук чара 2018 елда филиалда уздырылган иде инде, ул вакытта 2,91 балл алынды һәм бронза дәрәҗәсенә кадәр аз гына җитмәгән иде. Әмма ул вакытта да Япония аудиторы персоналның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Тосио Хорикири ассызык­лаганча, мондый кыска вакыт эчендә әлеге күрсәткечнең үсүе компаниянең тиз үсешен һәм зур потенциалын күрсәтә.
Компания президенты Тосио Хорикири уңай динамиканы һәм персоналның яхшырту процессына югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен билгеләп үтте. Аудитор: «Минем тәҗрибәм күрсәткәнчә, иң мөһиме — персоналны тәрбияләү, нәкъ менә шул кыйммәт!» — дип әйтте.

Татарстан электр энергетикасында «Сакчыл җитештерү» программасы «Энергия» җитештерү системасы исемен алды. Ул компания эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләргә даими әзерлек принципларында төзелә. Хезмәткәрләр сыйфатны, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм чыгымнарны киметү өчен эш процессларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компаниядә 2017 елдан башлап филиаллар арасында «Энергия» җитештерү сис­темасын үстерү буенча иң яхшы исеменә конкурс үткәрелә. Чистай электр челтәре филиалы да конкурс йомгаклары буенча 4 ел инде «Иң яхшы электр челтәре филиалы» номинациясендә I урынны алып тора.

Компания файдасына эшләргә әзерләр

Чистай электр челтәре коллективы — бердәм, идеяле, энергияле хезмәткәрләр, алар компания файдасына эшләргә әзер, аларның һәрберсе — чын профессионал.
Алар район, республика, бөтенроссия һәм хәтта халыкара масштабтагы мөһим чараларда актив катнашалар. Предприя­тие белгечләре «Челтәр компаниясе» АҖнең башка филиалларындагы хезмәттәшләре белән бергә «Киләчәк уеннары» фиджитал-турнирны оештыруда һәм уңышлы уздыруда катнашалар. ЧЭЧ филиалыннан хезмәтләрне гамәлгә ашыру буенча директор урынбасары Сергей Панфилов, җитештерү контроле һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Александр Четыркин, оператив-диспетчерлык хезмәте диспетчеры Андрей Быков, релейлы саклау һәм автоматика аппаратурасын ремонтлау буенча электр монтеры Руслан Ибраһимов, изоляция һәм артык көчәнештән
саклау хезмәтенең сынаулар һәм үлчәүләр буенча электр монтеры Вячеслав Хухрин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, уникаль халык­ара мультиспорт чарасы быел февраль аенда Казанда узды. Компания хезмәткәрләренә уеннарны күрсәтү вакытында өзлексез энергия белән тәэмин итү генә түгел, ә мультитурнирда катнашучыларның кунакханә һәм тренировка комплексларында уңайлылыгы өчен җаваплылык йөкләнде.
«Чистай электр челтәре» филиалы хезмәткәрләре Татарстан башкаласында тагын бер масштаблы вакыйга — БРИКС илләре саммитын әзерләүгә һәм уздыруга үз өлешләрен керттеләр. Бу бурыч та кимчелекләрсез үтәлде!
Чистай электр челтәре хезмәткәрләре үзләренең сәләтләрен төрле конкурсларда һәм ярышларда уңышлы күрсәтәләр. Спас районы электр челтәре начальнигы Ренат Хәйретдинов «Ел инженеры-2023» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды, ә механизация һәм автотранспорт хезмәте җитәкчесе Илнар Мөхәммәтов «Ел инженеры-2023» Бөтенроссия конкурсының беренче туры җиңүчесе булды. Ике хезмәткәр дә Россиянең профессиональ инженерлар реестрына кертелде.
Чистай электр челтәре филиалы агымдагы елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы лауреаты булды».
Үзешчән сәнгать фестивалендә цех профсоюз оешмасы ике номинация буенча беренче урынны алды һәм Электр профсоюзының XXV спартакиадасы йомгаклары буенча 8 спорт төре буенча иң яхшы дүртлеккә керде. Ә шахматчылар командасы, бронза яулап, иң яхшы өчлеккә керде.
Чистай электр челтәре «Челтәр компаниясе» АҖ филиалларыннан «Респуб­лика потенциалы» республика конкурсында бердәнбер бронза медаль иясе булды, ә релейлы сакланыш, автоматика һәм үлчәүләр хезмәте инженеры Аделина Гатауллина «Татарстанның эшләүче яшьләренең иң яхшы репортеры» респуб­лика конкурсында икенче урынны алды.

Корпоратив кыйммәтләр

Чистай электр челтәре коллективы — көчле һәм бердәм команда. Биредә өлкәннәрнең тәҗрибәсе һәм яшьләрнең энтузиазмы, буыннар дәвамчанлыгы, иң яхшы традицияләрне саклау һәм энергетиклар династияләренең лаеклы алмашынуы тәэмин ителә.
— Компания өчен һәрвакыт беренче планда кешеләр булды һәм хәзер дә шулай. Нәкъ менә коллективның профессиональлеге, активлыгы, ветеран-энергетикларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе компаниянең күп кенә планнарын һәм максатларын тормышка ашырырга ярдәм итә, — дип ассызыклады «Чистай электр челтәре» АҖ филиалы директоры Руслан Касыймов.
«Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев ярдәме белән ЧЭЧ филиалы гадәттәгечә энергетиканың алтын фонды дип саналган ветераннарга ярдәм күрсәтә.
Чистай электр челтәрендә буыннар элемтәсе беркайчан да өзелмәде. Молодовлар, Реутиннар, Корнишиннар, Губецковлар, Мезиннар, Клещевниковлар, Ерафоновлар династияләрен билгеләп үтәсе килә.
Ветераннарны кайгырту максатыннан һәм генераль директор Илшат Шәех улы Фәрдиев карары буенча «Өмет һәм таяныч» хәйрия фонды булдырылды, ул ел әйләнәсе ветераннарыбызга дәвалану, шифаханәләрдә булу, азык-төлек җыелмалары һәм башка чыгымнарны каплау сыйфатында ярдәм күрсәтә. Фонд шулай ук безнең хезмәткәрләргә дә ярдәм итә, алар өчен аерым программа булдырылган.
Шуны аңлау мөһим: электр белән эшләү югары дәрәҗәдә җаваплылык һәм сабырлык таләп итә, чөнки хаталар җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ни кызганыч, агымдагы елда электр үткәргечнең кабель линиясендә эшләр башкарганда бер хезмәткәрнең гомерен өзгән бәхетсезлек очрагы килеп чыкты.
Предприятиедә производство имгә­нү­ләрен кисәтү максатында эшне камилләштерү буенча бәхетсезлек очрак­ларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар планлаштырылган һәм үткәрелә. Персонал белән аңлату эшләре алып барыла.
Махсус хәрби операциядә катнашучы предприятие хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре ярдәмсез калмый. Өстәвенә, компания коллективы даими нигездә фронтка җибәрү өчен гуманитар йөк формалаштыруда катнаша.

Хезмәтләрен хөрмәтләп

2024 юбилей елында филиал хезмәт­кәр­ләре нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен югары бүләкләргә лаек булдылар.
Оператив-диспетчерлык хезмәте диспетчеры Сергей Красновскийга «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» исеме бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән элемтә, диспетчерлык технологиясе идарәсе чаралары
хезмәтенең автоматика һәм үлчәү чараларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча 8 разрядлы электр слесаре Александр Храмов бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән механизация һәм автотранспорт хезмәтенең 1 класслы автомобиль йөртүчесе Рәмис Гафиятуллин бүләкләнде.
Россия Федерациясе Энергетика мини­стр­лыгының Мактау грамотасы белән:
икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Александр Зайцев,
Нурлат районы электр челтәренең хезмәт күрсәтү буенча җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ермилова бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән подстанцияләр хезмәтенең Чистай подстанциясе төркеменең бүлү җайланмаларын ремонтлау буенча 5 разрядлы электр слесаре Евгений Тощев бүләкләнде.

Руслан Касыймов, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы — «Чистай электр челтәре» директоры:

— Хөрмәтле коллегалар һәм ветераннар! Филиалыбыз өчен үзенчәлекле, юбилей елы ахырында, һөнәри бәйрәм уңаеннан һәм якынлашып килүче Яңа ел алдыннан сәламәтлек, тынычлык, бәхет, шатлык, мәхәббәт кебек иң җылы теләкләремне кабул итегез! 2025 ел барыбызга да мәрхәмәтле булсын, безнең йортларыбызга иминлек алып килсен. Хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт, шулар ярдәмендә без барлык максатларны тормышка ашыра алдык. Барыгызга да чын күңелдән тотрыклылык һәм эшләрегездә уңышлар телим!

«Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев барлык хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшчәнлекләре, кызыксынучанлыклары һәм креативлары, безнең компаниягә алга барырга ярдәм итә торган үзгәрешләр кертү мөмкинлекләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук: «Бурыч — ирешелгәннәрдә туктап калмау. Алда — яңа офыклар һәм киңлекләр. Без трансформация һәм үсеш юнәлешен күрәбез. Без кешеләрнең компания белән эшләргә һәм үсәргә, үз эш процессларын һәм тирә-юньдәге дөньяны төзекләндерергә теләүләрен телибез. Иманым камил, шундый лидерлык фикерләве һәм „Һәркем турында кайгыртып һәм барысын да энергия белән тәэмин итеп!“ компания шигаренә таянып, Тойотаның җитештерү системасы принципларына туры килүнең алтын дәрәҗәсенә дә ирешә алырбыз!».

Руслан Касыймов, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы — «Чистай электр челтәре» директоры:
«Без кулланучы алдындагы бурычларыбызны ышанычлы, сыйфатлы һәм вакытында үтәргә тырышабыз. Әлеге принципны үтәү өчен компаниядә электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, яңа ысуллар һәм технологияләр кертү буенча гаять зур эш башкарыла.
Остазлык системасын үстерү аша компаниядә даими ачык тәҗрибә алмашуны тәэмин итү дә мөһим. Ышаныч, партнерлык һәм шәхси җаваплылыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләр төзү яхшы нәтиҗә бирә».

Коммерция нигезендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев