Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай егетләре армия сафларына киттеләр

Атна башында Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә ашыгыч хезмәт үтү өчен чираттагы егетләребез армия сафларына киттеләр.

Иртән иртүк Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан егермеләп егет һәм аларның әти-әниләре, дуслары хәрби комиссариатның җыелу пунк­тына килделәр.
Комиссариат бинасында документлар рәсмиләштерү, шәхси әйберләрне тикшерү кебек процедураларны башкарганнан соң, егетләр бина ишегалдына тезелделәр. Биредә аларга Татарстан Республикасы Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Лилия Габдулвәлиева, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, сугышчан туганлык вәкилләре һәм дин руханилары үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.

— Мин сезнең һәрберегез өчен борчылам, һәрберегез белән сөйләштем, — диде хәрби комиссар. — Сез армиядә хезмәт итеп кайткач, эшкә урнашканда да мөмкинлекләрегез күп булачак, хәрби билет белән теләсә нинди эшкә алачаклар. Иң мөһиме –командирларыгызны тыңлагыз, үзегезне лаеклы тотыгыз. Сезгә уңышлар телим, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын.

— Сез хәзер дөньяда нинди вәзгыть икәнен беләсез, — дип әңгәмәне дәвам итте Эдуард Хәсәнов, — әниегезне, туганыгызны, тормыш иптәшегезне сакларга һәм якларга икәнен сез белергә һәм эшләргә тиеш. Сезгә уңышлы хезмәт итүегезне, сау-сәламәт, чыныгып, ныгып кайтуыгызны телим. Әгәр дә бер частька эләксәгез, бер-берегезне саклагыз, ярдәм итешегез.
Шулай ук сугышчан туганлык вәкилләре Рәфис Мәхмүтов һәм Юрий Бочкарев егетләргә уңышлы хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.
Православие һәм мөселман диннәре руханилары дога укыдылар һәм аларны изге су белән коендырдылар.
Аннары егетләр автобуска утырып Казанга җыелу пунктына юл тоттылар, биредә аларны төрле гаскәрләргә җибәрәчәкләр. Чистай егетләре хезмәтләрен Россиянең төрле почмакларында, шулай ук Наро-Фоминскта урнашкан, шефлыкка алынган Кантемир дивизиясендә дә, үтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев