Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай дружиначылары бүләкләр алдылар

Хакимият бинасында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре җыелды. Аларның барысын да халык дружинасында актив катнашу берләштерә.

Чистай районы территориясендә берләшкән бер дружина төзелгән, аңа шәһәрнең 43 оешмасы һәм уку йортлары керә.

— Чистай районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп ителә. Район башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов карары белән 2015 елның 13 апрелендә безнең шәһәрдә дружина штабы булдырылды. Аның нигезләмәсе һәм составы расланды. Хәзерге вакытта халык дружинасы әгъзалары базасына 629 кеше кертелгән, — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары, халык дружинасы штабы начальнигы Михаил Ксенофонтов.

Атна саен сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 18дән 21 сәгатькә кадәр халык дружинасына 2-4 кеше бүлеп бирелә. Дружиначылар эше офицер патрульләре составында, шул исәптән җәяүле постлар һәм патруль экипажлары составындагы хезмәткәрләр белән оештырыла.

Узган елның 8 аенда халык дружиначылары катнашында 53 рейд үткәрелгән, 383 кеше җәлеп ителгән, 271 административ хокук бозу ачыкланган.

Котлау сүзләре белән район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов чыгыш ясады.

— Хезмәтне һәм җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Полициягә үз теләге белән ярдәмгә килергә әзер кешеләр аз. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим, — диде Алексей Тихонович.

Шуннан соң активистларны бүләкләү тантанасы узды. Дружиначыларга Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

Без дә кайбер дружиначылар белән сөйләшеп алдык.

— Без полициягә кичке сәгать 6да киләбез. Шул вакытта анда безнең кем белән (ЮХИДИ, участковый яки тикшерү комитеты) кизү торачагыбыз билгеле була. Шуннан соң без аларга 3 сәгать ярдәм итәбез, — дип уртаклашты Боз сарае хезмәткәре Людмила Алмаева. — Мин 16 ел инде шундый эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Башта башкалар белән бергә имин булмаган гаиләләргә йөри, ярдәм күрсәтә идем, ә аннары әкренләп ирекле халык дружинасына күчтем. Минем хәтеремдә бик күп очраклар, шул исәптән кызыклылары да калды.

Перинаталь үзәктә эшләүче Эльмира Хөснетдинова да халык дружинасында хезмәт итүеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

— Мин 5 ел ирекле халык дружинасы отрядында торам. Миңа монда бик ошый. Эштә дружина отрядына керергә тәкъдим иттеләр, мин каршы килмәдем. Без шәһәрдәге хәлне контрольдә тотабыз, иминлек сагында торабыз. Ничә тапкыр, хәтта иң куркыныч булып тоелган урыннарда да йөрдек, бар җирдә тәртип, барысы да тотрыклы һәм бу бик сөендерә, — дип уртаклашты Эльмира Хөснетдинова.

Бүләкләр алдылар:

Ольга Дорофеева (1нче мәктәп)
Надежда Донеева (10нчы мәктәп)
Валентина Ильдиярова («Ватан»)
Виктор Дудин (РайПО)
Светлана Харитонычева (перинаталь үзәк)
Эльмира Хөснетдинова (перинаталь үзәк)
Людмила Алмаева (Боз сарае))
Эльвира Деринг (үзәк район дәваханәсе поликлиникасы)
Оксана Семенова (медицина училищесы)
Дмитрий Дмитриев («Чистай» мәдәни үзәге)
Лилия Әхмәтшина (үзәк район дәваханәсе бухгалтериясе)
Олег Казанцев (Чистай районара почтамт)
Вера Кислова («Тегермән мәйданы» идарәче компаниясе)

Рәхмәт хатлары:

Артур Галиев (4нче мәктәп)
Наталья Чумакова (5нче мәктәп)
Эльвира Нәбиуллина («Таттелеком»)
Рөстәм Гатауллин (Чистай үзәк район дәваханәсе)
Фәрит Вәлиев (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы)
Энҗе Әхмәтова (2нче лицей)

Эчке эшләр министрлыгы грамотасы:

Кристина Морточкина (мәгариф идарәсе)
Любовь Кудрявцева («Статус» үзәге)
Руслан Зелинский (2нче лицей))
Евгений Назаров (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы)
Рөстәм Хөснетдинов (кадет мәктәбе)
Илдар Курманаев (Чистай районара почтамт)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев