Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай депутаты ярдәмендә Сукырлар җәмгыяте бинасына яңа тәрәзәләр куйдылар

Оешмага мондый бүләкне Тегермән мәйданы микрорайоны депутаты Нияз Шакиров ясады

Кыш якынлашу белән урамда көннән-көн салкыная бара. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе бинасында иске тәрәзәләр белән проблемалар булды, аннан һәрвакыт җил өрә иде. Оешма вәкилләре ярдәм сорап Тегермән мәйданы микрорайоны депутаты Нияз Шакировка мөрәҗәгать иттеләр. Ул тиз арада әлеге проблеманы хәл итте.
— Мин үземә мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә тырышам. Кеше ярдәм сорый икән, димәк, бу бик мөһим нәрсә дигән сүз. Ә менә сукырлар җәмгыятенә булышу тагын да күңеллерәк, чөнки бу оешма мин депутат итеп сайланган территориядә урнашкан, — дип билгеләп үтте Нияз Әхәт улы.
Сүз уңаеннан, ул сукырлар җәмгыяте бүлегенә беренче елын гына ярдәм итми инде. Рәхмәтле хезмәткәрләр Нияз Әхәт улын һәрвакыт шатланып каршы алалар.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Татьяна Андреева оешмага тәрәзә куюның нинди зур файдалы эш булуы хакында ассызыклап үтте.
— Әлеге бинада «Класс» тернәкләндерү үзәге бар, биредә күзләре күрмәүче кешеләр шөгыльләнә. Анда һәрвакыт салкын иде. Безнең депутат Нияз Әхәт улы ярдәмендә хәзер анда җылы һәм рәхәт, — диде Татьяна Евгеньевна. — Без мөрәҗәгать иткәч, ул бервакытта да кире какканы юк, һәрвакыт тыңлый һәм ярдәм итә. Без барысы өчен дә Нияз Әхәт улына чиксез рәхмәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев