Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай депутатлары шәһәр һәм район яшьләре белән очраштылар

Яшьләр үзәгендә тиздән балигълык яшенә җитәчәк һәм сайлауларда катнашу хокукына ия булачак егетләр һәм кызлар җыелды.

Яшьләр белән очрашуга Чистай шәһәр Советы депутатлары Чулпан Сөләйманова һәм Михаил Ксенофонтов килде. Михаил Иванович шәһәр башлыгы урынбасары вазифасын башкара, Чулпан Габдрахман кызы Мебель фабрикасы микрорайонының территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән җитәкчелек итә.

Чараны Яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Дамир Хәсәнов ачты. Аның сәламләү сүзләреннән соң, сәхнәгә чакырылган депутатлар күтәрелде. Алар яшьләргә үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм аларны туган шәһәр һәм республика тормышында активрак катнашырга, читтә калмаска чакырдылар.

— Депутатлык эшчәнлегемнең стажы 35 ел тәшкил итә. Шәһәр Советына мин 90нчы елларда сайландым. Ул вакытта мине, әфганчылар берлеге рәисен, депутатлар сайлауларына дусларым, Әфган сугышы ветераннары тәкъдим итте, — дип сөйләде Михаил Ксенофонтов. — Егетләр һәм кызлар, тиздән сез балигълык яшенә җитәчәксез һәм сайлауларда катнаша алачаксыз. Бу хокуктан файдаланыгыз, үзегезнең тормыш позициягезне актив рәвештә белдерегез, читтә калмагыз! Киләчәк сезнең кулда!

Чулпан Сөләйманова да яшьләрне моңа чакырды. Аның икенче депутатлык срогы тәмамлана.

— Мин белемем буенча юрист. Озак вакыт шәһәр газеталарының берсендә баш мөхәррир булып эшләдем. Берничә ел элек кенә әле депутат булдым. Асылда, минем эшем һәрвакыт кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт иде һәм депутатлык эшчәнлеге дә искәрмә түгел. Соңгы вакытта, инде 11 ай, без махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга ярдәм итәбез. Безнең командада битараф булмаган чистайлылар күп, әмма сугышчыларга ярдәм итүдә күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр актив катнашалар, яшьләр, ни кызганыч, еш кына читтә калалар, — дип билгеләп үтте Чулпан Габдрахман кызы.

Ул залда утырган егетләргә һәм кызларга шул хәрәкәткә кушылырга чакыру белән мөрәҗәгать итте.

Очрашуда яшьләр үзәге базасында эшләүче Яшь сайлаучылар клубы турында да сөйләштеләр. Аның эшчәнлеге турында клубның рәисе, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студенты Степан Лисин хәбәр итте.

— Яшь сайлаучылар клубы — үз фикерләрен иркен белдерә алган, нәрсәгәдер өйрәнергә, әйләнә-тирәдәге вакыйгалар турында үз фикерләре белән уртаклашырга теләгән яшьләр берлеге. Безнең районда клубның гомуми составы — 16-18 яшьлек 19 кеше, — дип аңлатты Степан Лисин.

Очрашу ахырында депутатлар залда утыручылардан кергән сорауларга җавап бирделәр. Авыл хуҗалыгы техникумы студентларының берсе уку йорты янында автомобильләрне куяр өчен урын булмау турында сорау бирде.

— Безнең район башлыгы бу мәсьәләдән хәбәрдар. Күптән түгел без техникум янында машиналар кую өчен нинди участокны сайларга мөмкин булуын карадык, әмма, ни кызганыч, уку йорты тирәсендә моны эшләр өчен муниципаль милектә булган җир юк, — дип җавап бирде Михаил Ксенофонтов.

Шулай ук депутатлар студентларның урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына стипендияләрне арттыру планлаштырыламы, ни өчен шәһәрдә кичке җидедән соң автобуслар йөрми, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр кайчан тәмамлана, дигән сорауларына җавап бирделәр.

Бу кызык!

Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда яшәүче яшьләр саны 19 347 кеше тәшкил итә. Шуларның: 3 096сы — 14 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр, 3 361е — 18-22 яшьлекләр, 12 957се — 23 яшьтән 35 яшькәчә кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев