Чистай дәүләт музей-тыюлыгы фондына герой-якташыбыз Нәкыйп Хәйруллинның шәхси әйберләре тапшырылды
Чистай дәүләт музей-тыюлыгы фондына Чистай районы Каргалы авылында туып үскән Бөек Ватан сугышында катнашучы Нәкыйп Хәйруллинның шәхси әйберләре тапшырылды
Нәкыйп Хәйруллин үзенең сугышчан юлын 1943 елда Подольск пехота училищесын тәмамлаганнан соң дәвам итә. Кече лейтенант Хәйруллин Төньяк фронтта 963нче укчылар полкы составындагы минометчылар взводы белән җитәкчелек итә.
1944 ел азагында 1нче Белоруссия фронтының 3нче хәлиткеч һөҗүм ясый торган армиясенә күчерелә, Польшаны азат итүдә, Висла һәм Одерны кичүдә катнаша. Шулай ук 1945 елның апрелендә Берлинны штурмлауда катнаша. Бу штурм вакытында командир яралангач, миномет ротасы белән командалык итә башлый. Батырлыгы өчен ветеран өч тапкыр 2 дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Җиңүдән соң Нәкыйп Мөбарәкша улы педагогия институтын тәмамлый, аннары туган авылына кайтып тарих укытучысы һәм Каргалы мәктәбе директоры булып эшли.
Музейга ветеранның шәхси әйберләре: гармун, солдат гимнастеркасы, шахматлар, каеш һәм фотографияләр тапшырылды. Әлеге ядкарьләр экспозициядә лаеклы урыннарын таптылар, алар музейга килүчеләргә сугышны башыннан азагына кадәр кичкән батыр якташыбызның батырлыгы һәм тормышы турында сөйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев