Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай дәүләт автоинспекциясендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иҗади конкурс узды

«Юлда иминлек – һәркемнең эше» дип аталган конкурс Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә узды. Анда 6 команда катнашты, аларның составына гүзәл зат вәкилләре керде.

Оештыручылар бу очрашуны юл иминлеге темасына һәм яшь инспекторлар хәрәкәте отрядларының юбилеена гына түгел, ә хатын-кызлар бәйрәменә дә багышладылар. 8 Март алдыннан Дәүләт автоинспекциясенә Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, сәламәтлек саклау учреждениесе, «Чистай-информ» редакциясе хезмәткәрләрен, ата-аналар советы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге вәкилләрен һәм яшь инспекторлар отрядлары җитәкчеләрен чакырдылар.

– Бүген без чарага чакырган гүзәл затларыбыз – мавыгучан, иҗади шәхесләр, ә иң мөһиме, алар үз хезмәт бурычлары, эшчәнлек төре һәм күңел кушуы буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалыйлар, халыкка, шул исәптән үсеп килүче буынга да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында аңлаталар. Без сезнең барыгызны да күрергә шатбыз, сезгә уңышлар телибез! – дип барысын да сәламләде «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү бүлеге начальнигы Светлана Сидорова.

Чараны Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе ветераннары, ата-аналар советы оештырды.

Конкурсантларга билгеле бер тематикага стена газетасы ясарга һәм якларга кирәк иде. Кызлар моны кыска вакыт эчендә, фантазияне эшкә җигеп һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшереп эшләделәр. Алар үзләренең стена газеталарын тематик рәсемнәр белән бизәделәр, шигарьләр язып тулыландырдылар. Үз куллары белән ясалган плакатлар ярдәмендә кагыйдәләрне ел әйләнәсе үтәргә кирәклеге, киемдә яктылык кайтаручы элементларның ни өчен кирәк булуы, шәхси мобильлек чараларыннан дөрес файдалану, юлда нинди факторлар игътибарны читкә юнәлтергә мөмкин булуы турында сөйләделәр, беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына юлда иминлек буенча киңәшләр бирделәр.

Катнашучылар арасында яшь конкурсантлар да бар иде. Мәсәлән, «Чистай-информ» командасында. Ун яшьлек Самирә Беспалова һәм тугыз яшьлек Арина Королева стена газетасын ясау буенча иҗади процесста актив катнаштылар һәм аны җыелганнар алдында оста якладылар.

– Безнең газета «Ел әйләнәсе юлда иминлек» дип атала. Ватман битендә без җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен мөһим кагыйдәләр белән рәсемнәр урнаштырдык. Иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк: юлда үз-үзеңне тәртипле тоту – иминлек нигезе, юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар да кагыйдәләрне үтәргә тиеш, – дип сөйли Самирә.

Сүз уңаеннан, чараны оештыручылар һәм кунаклар кызны катнашучылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләрнең берсе дип таныдылар. Яшь конкурсант кызлар махсус бүләкләргә лаек булдылар.

– Әйтергә кирәк, барлык катнашучылар биремне яхшы үтәделәр. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен генә күрсәтеп калмыйча, мәгълүматны кызыклы формада тәкъдим иттеләр. Стена газеталары үзенчәлекле һәм эчтәлекле килеп чыкты, афәрин! Барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм! Йөзләрегездә һәрвакыт елмаю балкысын, – диде Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.

ЮХИДИ ветераннары Олег Кирсанов һәм Алексей Еремеев мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм иҗади ярышларда катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.

– Бүгенге чарада катнашучыларның барысы да уңай тәэсирләр алдылар, бераз ярышып алдылар, очраштылар, аралаштылар дип уйлыйм. Без тагын бер тапкыр сезнең, сөйкемле ханымнар, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүегезгә инандык, барыгызга да уңыш юлдаш булсын, – диләр ветераннар.

Чарада җиңелүчеләр булмады. Катнашучыларның барысы да чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар алдылар. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Биредә булганнар мондый чараларның дәвамлы булуын теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев