Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөри генә башлаган машина йөртүчеләр өчен кисәтү әңгәмәләре үткәрделәр

Инспекторлар лекторларга әйләнделәр. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча шәһәр автомәктәпләре укучылары белән кисәтү әңгәмәләре үткәрделәр. Уку йортларында, шулай ук Дәүләт автоинспекциясе бинасында үтүче әлеге очрашуларның максаты — яңа машина йөртә башлаган машина йөртүчеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү.

— Яңа гына руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан автомобиль аварияләренең сәбәпләре — транспорт чарасының юл чатларында кагыйдәләрне бозуы, дистанцияне сакламау, машина йөрү юлында транспорт чараларын кую кагыйдәләрен бозу, — дип билгеләп үтте дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов.
Шулай ук әңгәмә барышында юлларның иң куркыныч участоклары, юлларда иминлек өлкәсендә законга кертелгән яңа үзгәрешләр каралды, авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт вакыйгалары урыныннан фото­графияләр күрсәтелде.
Яңа машина йөртә башлаучылар белән аралашып, Дәүләт автоинспекциясенең хезмәткәрләре килеп чык­кан юл-транспорт вакыйга­ларының нинди авыр нәтиҗәләргә китерүе, тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү, иминлек каешларын эләктермәү, балаларны йөрткәндә тотып калу җайланмаларыннан файдаланмау, хәрәкәт иткәндә телефоннан сөйләшү кебек кагыйдә бозуларга басым ясадылар. Инспекторлар юлларда һәрвакыт бик уяу, сакчыл булырга кирәклеген янә бер кат исләренә төшерделәр. Җәяүлеләр кичүен чыкканда, җәмәгать транспорты туктаган урыннарда, юл чатларында аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Әңгәмәне төгәлләп, инспекторлар яңа йөри башлаган машина йөртүчеләргә юлларда куркыныч хәлләргә юл куймаска, чөнки моның авыр нәтиҗәләргә, үзләрен генә түгел, башкаларны да фаҗигагә китерергә мөмкин булуын искәрттеләр, юл кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.

Агымдагы ел башыннан шәһәр һәм районда 39 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, анда 8 кеше һәлак булган, 55 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Алар арасында бер елдан да кимрәк машина йөртү тәҗрибәсе булган кеше дә бар. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы 15 июльдә Луч поселогында килеп чыккан. ВАЗ 21063 автомобилен йөртүче имин тизлекне сайламый һәм каршы юл полосасына чыгып 1972 елгы җәяүлене бәрдерә. Ир-ат юл чатыннан юл аркылы чыга торган була. Шуннан соң автомобиль каршы як юнәлештәге кюветка килеп төшә. Нәтиҗәдә җәяүле төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала һәм Чистай үзәк дәваханәсенә китерелә.

Автомәктәптә укытуның төп бурычы — юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр һәм транспорт чарасы белән идарә иткәндә нигезле күнекмәләр алу, — дип ассызыклады Илнар Шәмсетдинов. — Юл-транспорт вакыйгаларының күбесе кеше факторы аркасында килеп чыга, ә көйсез һава торышы һәм юлдагы вәзгыять аварияләргә ни кызганыч, юл ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев