Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучыларны кабул итте

Автобус марафонында катнашучылар белән очрашу «Чистай» мәдәни үзәгендә узды.

Безнең шәһәрдә панель дискуссиянең спикерлары җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар: «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, «Бердәм Россия»нең Чистай җирле бүлеге сәркатибе һәм Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов булды.
8 сентябрьдә узачак сайлауларга кадәр барлык кандидатлар, халыкның идеяләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алышу, үзләренең сайлау алды программасы турында сөйләү һәм бишьеллык чорга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен, Татарстан районнарын йөреп чыгалар.
— Һәр партиянең бурычы — кешеләр белән очрашу һәм аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү. Сайлау алды кампаниясе вакытында без республика халкына партиябезнең төп идеяләрен һәм программаларын җиткерергә тырышабыз, республиканың казанышлары һәм бурычлары турында сөйлибез, — дип билгеләп үтте Юрий Зимелевич.
Сайлау алды чоры — хәл итүне таләп итә торган иң актуаль һәм мөһим мәсьәләләрне туплау өчен яхшы вакыт.
Константин Иванов марафонда катнашучыларны һәм очрашуга килгән чистайлыларны җылы сәламләде. Ул безнең шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган эре проектлар турында сөйләде.
— Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең районда күп кенә эре социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта причал дивары белән бергә 700 млн. сумга якын суммага пассажир пристане төзелеше тәмамлана. «Наречье» яр буеның өченче чираты төзелә, — дип билгеләп үтте ул. — Чистайның «Үсеш банкы» программасына керүен планлаштырабыз һәм без шәһәрнең тарихи өлешен реконструкцияләү буенча җитди эшкә керешәбез. Әлегә аны проектлау белән шөгыльләнәбез.
Очрашуда фикер алышкан темаларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү булды.
Константин Валентинович билгеләп үткәнчә, хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү — безнең район өчен беренче чираттагы бурыч.
— Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәр гаиләсенә җаваплы вазифаи затлар һәм депутатлар беркетелгән. Бу эшне җайга сала торган махсус штаб булдырылды, — дип сөйләде ул. — Битараф булмаган гражданнарның, предприятие, учреждение җитәкчеләренең акчаларын туплый торган фонд эшли. Төрле ярдәм: утын сатып алудан алып торак биналарны капиталь ремонтлауга кадәр, су белән тәэмин итү, су чыгару, газ белән тәэмин итү күрсәтелә. Һәм әлбәттә, ул адреслы. Шулай ук гуманитар ярдәм формалаштырабыз һәм барлык кирәкле әйберләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез. Район башлыгы Дмитрий Иванов йөкне илтеп бирүдә шәхсән үзе катнаша. Махсус хәрби операция бара торган зонада ул инде 8 тапкыр булды. Ярдәм төрлечә күрсәтелә: азык-төлек җыелмалары да, сугышчан кирәк-яраклар да җибәрелә. Шулай ук 50гә якын берәмлек махсус техника, тәгәрмәчле мунчалар һәм башка бик күп әйберләр илтеп тапшырыла. Махсус хәрби операция үткәрү чорында 100 миллион сумнан артык суммага ярдәм күрсәтелде. Хәзерге вакытта Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөк формалаштырабыз.
Очрашуга килгән чистайлылар читтән күзәтүче булып калмадылар, сәхнәдән үтенечләрне, сорауларны, теләкләрне җиткерүгә өндәү яңгырагач, алар бик тиз әңгәмәгә кушылдылар.
Шулай, шәһәр Советы депутаты, Мебель фабрикасы микрорайонының 6нчы номерлы ТҖС җитәкчесе, «Чистай — фронтка» хәрәкәте лидеры Чулпан Сөләйманова Мебель фабрикасы микрорайонын Елгачылар поселогы белән тоташтыручы җәяүлеләр күпере торышы турында борчылуын белдерде. Бу күпердә ут юк һәм ул үзе дә капиталь ремонт таләп итә, дип билгеләп үтте Чулпан Габдрахман кызы.
Сәгать заводы поселогындагы 2нче номерлы ТҖС җитәкчесе Ольга Добронравова Чистайда заманча чаңгы трассасы төзү мөмкинлеген карауны сорады.
Шәһәр предприятиеләренең берсендә кадрлар
буенча инспектор Светлана Крылова предприятиеләрдә квалификацияле эшчеләр җитмәү проблемасы турында борчылуын белдерде.
— Эшче һөнәрләренә өйрәтү буенча берничә факультет ачуыгызны сорыйм, шәһәрдә фрезерлаучылар, токарьлар, күп станокта эшләүче кешеләр җитми. Предприятиеләр квалификацияле профессионаллар җитмәүдән җәфа чигә, — дип зарланды Светлана Владимировна.
Бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да очрашу беркетмәсенә кертелде һәм алга таба эшкә алынды.
Ә брендлы автобус Татарстан юллары буйлап хәрәкәт итүен дәвам итә. 22 июльдә Питрәчтә старт алып, автобус марафоны 4 сентябрьдә Яр Чаллыда тәмамланачак. Ай ярым эчендә анда катнашучылар 30 район үзәгендә һәм шәһәрдә булып, сайлаулар алдыннан халыкның теләкләрен җыячаклар.
Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Татарстан парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. Илле депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы биш сәяси партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев