Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай балыкчылык күзәтчелеге браконьерлык ятьмәләрен тартып алды

Чулманда Галактионово авылы янындагы дача участоклары тирәсендә кысла тоту өчен кыйммәтле тозакларның тулы арсеналы табылды.

Күрәсең, браконьерлар аларны күптән түгел генә урнаштырганнар, чөнки ятьмәләрдә алдавыч җимнән башка бернәрсә дә юк иде.

Законсыз урнаштырылган тоту коралларын табу авыр булмады. Аларга буш пластик шешәләр бәйләнгән иде.

Балыкчылык күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мондый очраклар җирле сулыкларда еш күзәтелә. Әмма законсыз урнаштырылган ятьмәләрне һәм кысла тоту җайланмаларын алу – эшнең яртысы гына. Иң авыры – браконьерларны тоту.

– Эзләячәкбез. Бәлки, шул ук кешеләр шул ук урында кабат ятьмәләр куярлар. Законсыз балык тотарга яратучылар арасында яшеренүчеләр күп. Ләкин даими рәвештә браконьерлык белән шөгыльләнүче иртәме-соңмы барыбер тотылачак, – дип билгеләп үтте Россия балыкчылыгы Идел-Чулман территориаль идарәсенең Чистай бүлеге җитәкчесе Вячеслав Галкин.

Чулман елгасы буенча рейдларны балыкчылык күзәтчелеге башка күзәтчелек органнары белән берлектә көн саен үткәрә. Мондый эш ярдәмендә законсыз балык тоту коралларын ачыклау гына түгел, ә браконьерларның кулыннан тоту да мөмкин була. 27 июньгә булган мәгълүматларга караганда, быел полициянең линия бүлеге белән берлектә законсыз балык тоткан өчен 5 җинаять һәм 98 административ эш ачылган.

Галактионово авылы янында алынган ятьмәләр Казан инспекциясенә җибәреләчәк. Хокук бозучыларны эзләү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, 1 марттан Россия территориясендә балык тотуның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде. Барлык төрләр өчен тәүлеклек норма 5 килограммнан артык булмаска тиеш яки авырлыгы нормадан артык булган очракта бер экземпляр тәшкил итә. Элек балык тотуны туктатып, тотылганны алу да җитә иде. Хәзер, әйтик, ятьмәгә берничә кәрәкә эләксә, аларны җибәрергә туры киләчәк, югыйсә бу тәүлеклек норманы бозган өчен штраф белән янаячак. Бер урында тәүлек дәвамында бер тәүлеклек нормага тиң авырлыктагы балык тотарга рөхсәт ителә. Әгәр балыкчы сулыкларда ике һәм аннан да күбрәк тәүлек тора икән, ике тәүлеклек нормадан чыгарга ярамый. Ләкин ул вакытта бу нормага барлык төрдәге балык: тозлы, каклаган, ысланган, туңдырылган керә. Кысланы кул белән яки суга чумып тоту тыела.

Үзгәрешләр шулай ук балык тоту ятьмәләрен куллануга да кагыла. Кышлату чокырлары һәм уылдык чәчү урыннары хәзер географик координаталар белән озата барылачак. Элек балыкчының машинасында кулланылмаган ятьмә булса, аңа беркем дә бернәрсә дә әйтә алмаган, хәзер кешегә алар белән сулыкка 500 метрдан да якынрак килү тыела.

Бу чаралар браконьерлык белән көрәшү өчен генә түгел, ә экологик хәлне яхшырту өчен дә күрелә.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев