Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай балалары вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр

Җәйге каникуллар вакытында балалар өчен сәламәтләндерү чаралары оештырыла. Алар «Наркотикларсыз тормыш» республика айлыгы кысаларында уза. Өч көн дәвамында малайлар һәм кызлар өчен сәламәт яшәү рәвешен яклап, төрле чаралар узды.

Беренче көнне ишегалды уеннары буенча чемпионат үткәрелде. Яшьләр үзәге мәйданчыгында укучылар җыелды. Башта катнашучылар ике командага бүленде, һәркайсында 11-12шәр кеше. Аннары ярышлар башланды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, скакалкада сикерделәр, боҗра әйләндерделәр. Чара катнашучыларны дәртләндерә торган күңелле музыка белән үрелеп барды. Малайлар һәм кызларның йөзләрендә елмаю балкыды. Һәркем вакытны файда белән үткәрде. Малайлар һәм кызлар җитезлекләрен тикшерделәр, мускулларын ныгыттылар, шулай ук командада эшләргә өйрәнделәр.

— Бүгенге чара балаларның файдалы ялын оештыруга һәм алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән, — дип билгеләп үтте яшәү урыны буенча «Выбор» яшьләр (яшүсмерләр) клубы мөдире Анфиса Захарова.
Икенче көнне балалар иртәне саф һавада зарядка ясаудан башладылар. Инструктор артыннан кабатлап, малайлар һәм кызлар мускулларны ныгыту өчен күп күнегүләр ясадылар.
Чистайда яшәүче үсмер кыз үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

— Миңа бүгенге чара бик ошады. Мәктәптә миңа физкультура дәресләре ошый, ә хәзер каникуллар булганга күрә, мондый чаралар аларны алыштыра. Бигрәк тә дәртле музыка яңгырап торганда спорт белән шөгыльләнү күңелле булды.

Сәламәтләндерү чаралары бию баттлы белән тәмамланды. Аның барышында катнашучылар тамашачыларны үзләренең уйлап табучанлыгы, артистлыгы һәм, әлбәттә, осталыгы белән шаккаттырдылар, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев