Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укытучы Рәхмәтулла Гомәров истәлегенә экспозиция ачтылар

Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумының «Мирас» музеенда танылган педагог һәм остаз Рәхмәтулла Әгъмал улы Гомәровны искә алу кичәсе узды. Тантаналы чараның кунагы аның тормыш иптәше Сөенеч Сәгъди кызы булды

Әлеге очрашуны техникум администрациясе, музей җитәкчесе Әлфия Зәйнулла кызы Хәкимова техникумның гражданлык клубы активы белән бергә оештырдылар. Әлеге вакыйга уңаеннан музейда Рәхмәтулла Әгъмал улының һөнәри осталыклары һәм тормыш юлы турында сөйләүче яңа экспозицияләр әзерләнгән иде.


Чараны ачып, Әлфия Хәки­мова уку йортын оештыруда Рәхмәтулла Гомәровның ролен ассызыклап үтте:

–Рәхмәтулла Әгъмал улы безнең техникум үсешенә саллы өлеш кертте. Аның һөнәри казанышлары, күпеллык тәҗрибәсе һәм коллектив алдындагы хезмәтләре мемориаль экспозиция нигезен тәшкил итә. Рәхмәтулла Әгъмал улы техникумда күркәм традицияләрне яшәтүдә зур роль уйнады, әлеге атказанган педагог башлаган эш аның турында истәлекләр сакларга мөмкинлек бирә. Ул техникумның заманча корпусын төзү башлангычында торды. Әлеге экспозиция – хөрмәт кенә түгел, киләчәк буыннар өчен тарихны саклау инструменты ул.

Кунаклар өчен экскурсияне 1290 төркем студентлары, гражданлык клубы әгъзалары, экскурсоводлар Альбина Сафина һәм Валерия Сухотина үткәрде. Алар җентекләп педагогның һөнәри юлын яктырттылар. 


Рәхмәтулла Әгъмал улы 1939 елның 9 ноябрендә Кызыл Йолдыз районы (хәзерге Мамадыш районы) Түбән Сөн авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Усалы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтына «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча укырга керә. Диплом алганнан соң «Сельхозтехника»да баш инженер булып эшли, аннары язмышын Чистай техникумы белән бәйли. 


Техникумда аның карьерасы 1963 елда укытучы буларак башлана. Максатчанлыгын, фидакарьлеген күздә тотып, 1967 елда аны бүлек мөдире итеп билгелиләр. Параллель рәвештә ул биш ел Мәскәү вузында педагогия факультетында белем ала. 1977 елдан башлап озак еллар дәвамында укыту эшләре буенча директор вазифасын башкара. Нәкъ менә шушы елларда турыдан-туры аның катнашында бүген техникум урнашкан бина төзелә. 1984 елда аңа «ТАССР мәктәбенең атказанган укытучысы» исеме бирелә. Ни кызганыч, 1999 елның февралендә ул безнең арабыздан китә.


Очрашуда Рәхмәтулла Әгъмал улының күптөрле таланты турында сөйләштеләр. Ул балык тоту, аучылык белән шөгыльләнгән. «Алтын куллы» була ул, эшкә йөрү өчен кар машинасын да үзе ясый.


Ул ирекле көрәш белән җитди шөгыльләнә. Тренировкаларын беренче курста гына башлап, икенче курста инде «СССР спорт мастеры» нормативларын үти. Ул ярышларда үзе генә катнашып калмыйча, студентларны да өйрәтә, судья вазифасын да башкара.


Әлеге очрашуның әһәмияте турында техникумның директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Котельникова ассызыклап үтте. Хезмәттәшләре турында истәлекләр белән техникум укытучысы Елена Иванова уртаклашты. Ул озак еллар Рәхмәтулла Әгъмал улы белән бергә эшләгән.


Рәхмәтулла абыйның тормыш иптәше Сөенеч апа шулай ук аның турында җылы хатирәләре белән уртаклашты, Рәхмәтулла абыйның кешелек­лелек сыйфатлары, уллары, оныклары турында сөйләде. Ул техникум коллективына һәм студентларга тормыш иптәше турында җылы хатирәләр сак­лаулары өчен рәхмәт белдерде һәм музей фондына гаилә архивыннан берничә фотография бирергә вәгъдә итте.


Әлеге очрашу күңелле мохитта – чәй эчү һәм техникумның үткәне һәм бүгенгесе турында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Оештыручылар әлеге уку йортында Рәхмәтулла Әгъмал улы һәм Сөенеч Сәгъди кызының улларын һәм оныкларын күрергә дә һәрчак шат булулары турында әйттеләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев