Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә белем бирү кластеры ачылды

Быел анда 160 кеше белем алачак

Авыл хуҗалыгы техникумы 2023 елда «Туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе» тармагында «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем бирү кластерларын булдыру максатыннан 70 миллион сум күләмендә федераль грант бирүгә конкурстта җиңгән Россиянең 60 белем бирү оешмасы арасына керде.
Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән техникум югары сыйфатлы җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Сүз уңаенда

Техникумда 10 заманча белем бирү зонасы булдырылачак, уку корпусы капиталь ремонтланачак. Ихтыяҗ зур булган яңа урта һөнәри белем бирү программалары барлыкка киләчәк, атап әйткәндә: «Пешекче, кондитер», «Матурлык индустриясе технологияләре», «Кунакханә эше» «Туризм һәм кунакчыллык», «Официант, бармен».
«Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларында 2026 елга 600дән артык кеше белем алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев