Чистай авыл хуҗалыгы техникумында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройлары турында экспозиция ачылды
Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумының «Мирас» музеенда «Герой батырлыгы – буыннан-буынга» дип исемләнгән яңа тарихи-патриотик экспозиция ачылды
Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумының «Мирас» музеенда «Герой батырлыгы – буыннан-буынга» дип исемләнгән яңа тарихи-патриотик экспозиция ачылды. Әлеге вакыйга үткән белән киләчәк арасындагы бәйләнешне чагылдырды. Экспозицияне ачуны Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышладылар.
«Мин – XXI гасыр гражданины» патриотик клубы студентлары Әлфия Зәйнулла кызы Хәкимова җитәкчелегендә саллы тикшеренү эшләре башкардылар. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарының нәсел дәвамчылары, техникум укытучылары, чыгарылыш укучыларының туганнары белән әңгәмәләр кордылар. Махсус хәрби операциядән кайтмаучыларның гаиләләре белән очрашу иң авыр. тетрәндергеч мизгелләр булды.
Геройлар тәрбияләүче мөгаллим
Экспозиция җылы хатирәләр белән ачылды. Әлеге очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны, тезникумның элеккеге укытучысы Зиннәт Мингалим улы Җаббаровның кызлары – Светлана Зиннәт кызы, Санкт-Петербург шәһәреннән махсус әлеге очрашуга кайткан Эльза Зиннәт кызы һәм улы Фермагель Зиннәт улы килде. Алар музейга әтиләренең фронттан язган хатларын, фотосурәтләр, газета мәкаләләре тапшырдылар.
Зиннәт Мингалим улының язмышы – ныклык, каһарманлык турында аерым бер гыйбрәтле хикәя. Ул балалар бакчасында тәрбияләнсә дә, сынмаган, сыгылмаган, тормыш авырлыгыннан кырысланмаган, киң күңелле , мәрхәмәтле югары квалификацияле педагогка әверелгән. Нәкъ менә ул булачак Советлар Союзы Геройлары Гали Нурулла улы Шәмсетдиновка һәм Касыйм Хәсән улы Ситдыйковка физика һәм математикадан белем биргән. Шулай ук хәзер техникум аның исемен йөртүче Г.И. Усмановны да төгәл фәннәрдән укыткан. Аңа өч тапкыр татар халкының легендар шагыйре Муса Җәлил белән сөйләшү бәхете эләккән.
Иң яхшы экскурсовод һәм орденлы гимнастерка кигән кыз
Ветеран Зиннәт Зиннәтулла улы Мөхибуллинның оныгы Диләрә Хәмзә кызы әлеге чарага үзенең улын – 1нче лицей укучысы Райханны алып килгән. Ул музей тарихында иң яшь экскурсовод булды. Карт бабасының сугышчан юлы турында шундый яратып һәм горурланып сөйләде, хәтта витриналардагы иске әләмнәр дә селкенешеп куйдылар сыман....
Зоя Павловна Чикляева язмышы студентларда аерым бер хисләр тудырды. Аның улы Борис Андреевич музейга бәһасез кадрлар тапшырган: яшь ана хәрби киемдә, ә янәшәсендә – юбилей медальләре һәм Икенче Дәрәҗә Ватан сугышы Ордены. Зоя Повловна фронтны үткән, Казанга кайткач, Тимирязев исемендәге институтны тәмамлаган һәм 1977 елга кадәр икътисад буенча техникумда студентларга белем биргән. Әнә шушы яшь чагында үлемнең күзенә кыю караган, аннары укучыларга белем орлыклары чәчкән фронтовик кыз турында бирегә җыелучыларга 2 курс студенткасы, экскурсовод Валерия Сухотина сөйләде. Шулай ук заманында техникумда белем алган Советлар Союзы Герое Борис Сергеевич Чекинның батырлыгын да экскурсовод- техникум студенты Альбина Сафина тәкъдим итте.
Эзләнүчеләр кулларында җанланган артефактлар
Биредә җыелганнар техникум студенты Ярослав Бакуринны тәэсирләнеп тыңладылар. Ярослав – «Выстрел» эзләнү отряды сугышчысы. Ул әле генә Волгоград өлкәсеннән казыну эшләреннән кайтты. Анда Бөек Ватан сугышының канлы бәрелешләреннән соң сугышчыларның җәсәдләренен ягъни куркыныч чорның дәлилләрен таптылар. Ярослав музей экспозициясенә экспедиция вакытында табылган чын артефактлар тапшырды.
Ялкын аркылы гаилә альбомы
Техникум хезмәткәре Татьяна Сергеевна Фадееваның чыгышы шулай ук дулкынландыргыч булды. Ул үзенең сугыш кырларыннан кайтмаган бабасы турында шәхси истәлекләре белән уртаклашты. Аның кулында – үткән гасырның кыйммәтле дәлилләре: Бөек Ватан сугышы елларындагы чын документлар. Алар озак еллар гаиләдә сакланганнар. Татьяна Сергеевна хәтер җепләре өзелмәсен һәм киләчәк буыннар да гади солдат язмышы аша илебез тарихына кагыла алсын өчен аларны музейга тапшырды.
Орденнар артында яшереп булмаган яра
Сугыш алар өчен каралы-аклы кинода гына түгел, ә кичәге телефон тавышында чагылган кешеләргә сүз бирелмәсә, кичә тулы булмас иде. Батырлык Ордены кавалеры Марат Мөхәммәтҗановның тормыш иптәше Ләйсән дә әлеге кичәгә кызлары Азалия һәм Адилә белән килгән иде. Янәшәдә – Ренат Бакировның туганнары. Яшь Герой 20 яшендә үз бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.
Махсус хәрби операция батырларының балалары – техникум студентлары Зәринә Сабирова һәм Инсаф Габидуллин күз яшьләре аша чыгыш ясадылар, әтиләре белән горурлануларын сөйләделәр. Аларның әтиләре үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнгән. Ә укытучы Әлфия Зәйнулла кызы алар турында: «алар лаеклы булдылар» диде. Бу көнне техникумда музей залында аерым мохит хөкем сөрде.
Студентлар һәм техникум хезмәткәрләре – укучылар һәм белем бирүчеләр бирегә рәсми рәвештә генә килмәделәр. Аларның күзләрендә әйтеп бетерелмәгән дулкынлану сизелә иде, күбесе чыгышлардан соң һәлак булган геройларның әти-әниләре янына килеп рәхмәт әйттеләр. Экспонатлар түгел, кешеләр хәтерләгәндә батырлык яши.
Әлеге очрашуда «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова да катнашты.
Проектның дәвамы бар. Оештыручылар сөйләвенчә, улы кабере янындагы ана белән очрашу яңа исемнәр ачты (Илгиз Котдус улы Юнысов). Әлеге очрашуда катнашкан ана күз яшьләре аша улының ел ярым югалып торуын, ел ярым ул аны ышанып көтүен сөйләде. Әмма, ни кызганыч, ышанычны ачы хакыйкать алыштырган шул...
«Герой батырлыгы – уыннан-буынга» дәвам итүче батырлык» проекты әлеге экспозиция белән генә ябылмый. Хәтер яшәгәндә, ул яшәячәк. Һәм бүген экскурсия алып баручы Рәйхан карт бабасы, ә Зәринә әтисе турында күз яшьләре аша горурланып сөйләгән кебек, бик күпләр якыннары белән горурланып һәм сагынып яшиләр...
Йомгаклау сүзләре
«Мирас» музее җитәкчесе экспозицияне оештыруга ярдәм иткән кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде:
–Мин «Герой батырлыгы – буыннан-буынга» тарихи-патриотик экспозициясен оештыруда ярдәм итүчеләргә – уку эшләре буенча директор урынбасары Ирина Михайловна Котельниковага, фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасары Татьяна Алексеевна Сатунинага, коллегаларыма һәм хезмәткәрләргә: Наталья Александровна Соболевага, Николай Михайлович Мазаевка, Татьяна Сергеевна Блохинага (Фадеевага), техникум китапханәсе хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе, искиткеч кеше Чулпан Сөләймановага аеруча рәхмәт, – диде Әлфия Зәйнулла кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев