Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов «Ир-егет – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә җиңүче булды
Болгар шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды.
Анда республиканың сигез районыннан һәм шәһәреннән 30 кеше катнашты. Төрле яшьтәге, диндәге, һөнәрдәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар үзләре турында сөйләделәр. Моның өчен алар ярдәм төркемнәре белән бергә презентацияләр, видеороликлар, иҗади номерлар әзерләгәннәр. Безнең район вәкилләре дә лаеклы чыгыш ясадылар.
«Ир-егет – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә конкурста Чистай авыл җирлеге башлыгы, депутат Ришат Мәгъсүмов катнашты.
Ул кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүче менә дигән җитәкче. Ришат Миңневакыйф улы җитәкләгән авыл җирлеге актив төзекләндерелә, үсә. Тирә-юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы җитәкче күп балалы гаиләләргә һәм мохтаҗларга һәрвакыт хәйрия ярдәме күрсәтә. Ришат Мәгъсүмов – сугышчан хәрәкәтләр ветераны, ул халык ирекле хәрәкәтендә актив катнашучы гына түгел, ә махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә гуманитар ярдәмне шәхсән туплап илтеп бирүче.
– Мин барысын да йөрәк кушканча эшлим. Ә башкача мөмкинме соң?! Анда минем якыннарым һәм туганнарым хезмәт итә. Мин үзем Чечня сугышын уздым һәм сугышчылар өчен ярдәмнең мөһим булуын беләм. Өстәвенә, миңа туганнарым, дусларым, эшмәкәрләр булыша. Барысы да берләшеп ярдәм итәләр. Безнең шәһәрдә һәм районда фронтка ярдәм итүче битараф булмаган кешеләр күп булуы сөендерә. Вакытларын, көчләрен һәм акчаларын кызганмыйча, алар бу игелекле эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр, ышанычлы тылны тәэмин итәләр, – диде Ришат Миңневакыйф улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев