Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай «Автоледи»е иң яхшылар рәтендә!

Казанда «Автоледи — 2024» 25нче республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалы узды. Анда республиканың 41 шәһәр һәм район вәкиле — алдагы этапларда җиңүчеләр катнашты.

Чарага спорт министры урынбасары, Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспектор, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директорының беренче урынбасары, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте» рәисе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге тармагы ветераннары» рәисе һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде.

Конкурста катнашучылар ике сынау узды. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары вакытка махсус күнегүләр ясаганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча районыбыз вәкиле Елена Харитонова рейтингта 6нчы урынны алып, иң яхшы унлыкка керде.

Елена — күп балалы әни, ярышка җанатарлар төркеме — үз гаиләсе белән килгән. Иң кече җанатарга, улы Матвейга — 1 яшь тә 2 ай.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре арасында Чистай профилактика бүлеге начальнигы Светлана Рясова өченче урынны яулап, призер булды.

— Әлбәттә, бу бик катлаулы конкурс, ул зур әзерлек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүне һәм машина йөртүдә һөнәри күнекмәләрне таләп итә. Әмма, үз чиратында, мондый конкурста катнашу — кыйммәтле тәҗрибә, ул бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итә, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Светлана Рясова.

Безнең конкурсантларыбыз дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Безнең белешмә

Конкурсның тарихы 1998 елда, Яр Чаллыда беренче шәһәр ярышы үткәрелгәч башлана. 1999 елда конкурс Казанда үткәрелә башлый, ә 2000 елдан республика дәрәҗәсенә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев