Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай аэроклубыннан – үз эшенең остасына әверелгән: Михаил Шабаев күктә

...

150 сугышчан очыш, 30 һава бәрелеше, дошманның 14 бәреп төшерелгән самолеты. 1943 елның ноябренә безнең якташыбыз лейтенант Михаил Шабаев 116нчы истребительләр авиаполкының иң яхшы очучыларыннан була... 19 ноябрьдә ул заданиедән кайтмый. Аннан соң күп вакыт үтте инде. Аның хакында чистайлыларга икетуган энесе сөйли. Сезнең алда – ниндидер сәбәпләр аркасында Алтын Йолдыз ала алмыйча калган очучы-герой тарихы. Ул безнең йөрәкләрдә Чын Ватан сакчысы булып сакланачак.

Михаил Григорьевич Шабаев 1919 елның 13 октябрендә Казан губернасы Чистай өязенең Предтечино авылында балта остасы кәсебе белән шөгыльләнгән урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Йортлар төзи, мич чыгара. Гаиләсе белән Чис­тай шәһәренә күчеп килә. Социалистик индустриализация киң җәелеп китә һәм шәһәргә шундый осталар бик кирәк була. Гаилә ишле: Михаилның ике ир туганы һәм ике кыз туганы була. Сугышка кадәр үк ул Чистай аэродромында шөгыльләнә, очучы булырга әзерләнә. Үзенең эш яратуы, кыюлыгы, инициативалы булуы, сәләтләре, мәрхәмәтле, кечкенәләрне кайгыртуы белән аерылып тора. Шаяртырга ярата. Минем өлкән абыем Юлий (шулай ук Бөек Ватан сугышында катнаша), аңардан биш яшькә кечерәк, аның кайгыртуында була, ул аны саклап, яклап йөртә. Михаил турында яратып һәм зур рәхмәт хисләре белән искә ала иде. Михаилның бертуган энесе Павел Григорьевич Шабаев та (1923) Бөек Ватан сугышында катнаша.

1940 елның апрелендә Михаил үзе теләп Кызыл Армия сафларына баса һәм очучыларның Сталинград хәрби авиация мәктәбенә керә. Әлеге мәктәп исә 1942 елда Кустанай шәһәренә барып урнаша.

1944 елда бу очучылар әзерләүче иң яхшы мәктәп була. Моңа үзенең батырлыклары белән Михаил Шабаев та өлеш керткәндер дип ышанасы килә. Әлеге мәктәп (ул училище да булып тора) 1929 елдан алып 1960 елга кадәр эшли. Аны тәмамлаган 120 очучы Советлар Союзы Герое исеме ала, җидесе – икеләтә Герой була. Алар арасында иң танылганнары: авиация маршалы Евгений Яковлевич Савицкий (1910 –1990 еллар) һәм икенче номерлы космонавт, авиация генерал-полковнигы Герман Степанович Титов (1935- 2000 еллар).

1943елның 1 гыйварыннан сержант М.Г. Шабаев хәрәкәттәге армиядә була. 1943 елның 25 февраленә кадәр 116 истребительләр авиация полкында пилот вазифасында сугыша (295 истребительләр авиация дивизиясе, 5 нче Һава армиясе, Кавказ арты фронты гаскәрләренең кара диңгез төркеме), И-16 самолетында оча. 1943 елның 10 маеннан 3 нче Украина фронтында сугыша, Бу вакытта инде ул тиз һәм оста үзләштергән өр-яңа Ла-5 истребителендә оча.

1943 елның нояберндә М.Г.Шабаев сугышчан заданиедән әйләнеп кайтмый (хәбәрсез югала). Ул барлыгы 150 очыш ясый, 30 һава сугышында катнаша һәм шәхсән үзе дошманның 13 ягъни 14 самолетын бәреп төшерә. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

М.Г. Шабаев белән бергә булачак Советлар Союзы Геройлары Николай Федорович Краснов (1914- 1945), Василий Васильевич Марков (1919- 1999), Иван Семенович Улитин (1923-1944) хезмәт иткәннәр. М.Г. Шабаев полкның тарихына иң уңышлы өч очучы исәбенә керә. Мондый очучылар артыннан Гитлер командованиесе аеруча күзәтә торган була. Ул һәлак булганның икенче көнендә икенче очучы Юрий Николаевич Матвеев та сугышчан заданиедән кайтмый.

 Күңелдә шундый кыю очучы булып та М. Шабаев ни өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булмаган дигән сорау туа. 1942 елның 17 июнендә чыккан Югары Баш командующие И.В. Сталинның приказы нигезендә 5 бомбардировщикны (яисә 10 истребительне) бәреп төшерүче Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1943 елның сентябрендә яңа нормалар гамәлдә була инде. Бу исемгә 10 бомбардировщикны (һәм самолет-разведчикларны) һәм шәхсән 15 башка типтагы очкычларны бәреп төшерүчене тәкъдим итәләр.

 Танылган журналист һәм язучы М.Ю.Быков «Сталинның оста кешеләре. 1936-1953 еллар» исемле (М.,2014) фундаменталь хезмәтендә болай дип яза: «Бүләккә тәкъдим ителү турында сөйләшенгән төгәл шартлар булуга карамастан, еш кына искәрмәләр дә булды. Кайчакта беренче урынга очучы белән җитәкчелек арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр факторы чыга иде». Шул чакта бүләкләүне озакка сузалар яисә бөтендләй «оныталар».

Полк штабы начальнигы (1943 елның октябреннән 1944 елга кадәр), НКВДда «Смерше»да хезмә итүче П.А. Шилов бер ай эчендә генә очучы Шабаевны яхшылап белеп бетердеме икән? Аның сугышчан заданиедән кайтмавы, хәбәрсез югалуы да зур роль уйнагандыр. Шушы полктан очучы Борис Федорович Скороходов (1919-1944) 219 сугышчан очыш ясаган, шәхсән үзе 16+1 (төркемдә) дошман очкычын бәреп төшергән. Шулай ук хәбәрсез югалган, 1944 елның 24 маенда сугышчан заданиедән кайтмаган. Аның да М.Г.Шабаевныкы кебек бүләкләре бар иде, ул да Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителмәгән. Ә бит аларның соңгы батырлыклары гомерләре бәрабәренә яуланган һәм билгесезлектә калган!

 Югары бүләккә тәкъдим итүләр дә аны алуга гарантия бирмәгән әле. Владимир Алексеевич Новиков (1921елда туган), капитан. 116 полк эскадрильясы командиры, ВКП (б) әгъзасы, аңа ике тапкыр – 1942 һәм 1944 елларда тәкъдим ителгән. 369 сугышчан очыш ясаган. Советлар Союзы Герое исемен алмыйча, 1945 елның 3 гыйнварында Венгриядә һәлак булган.

Үземнең оятыма каршы, мин үземнең икетуган абыем хакында аз белә идем, аның тормыш юлын һәм батырлыклары турында соң өйрәнә башладым. Үземнең утыз елдан артык Чистайда яшәмәвемне дә аклану өчен әйтмим. Башка актуаль темаларга, шулай ук Бөек Ватан сугышы темасына яздым. Михаил Григорьевичның Чис­тайда ике ир туганы һәм бер кыз туганы яшәде.

Ватаныбызны һәм халкыбызны дош­маннан коткаручыларга мәңгелек дан!

 

Николай Шабаев, тарихчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев