Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чиста кырлар» чыннан да чистарды

«Чиста кырлар» дәүләт табигый тыюлыгында өмә булып узды. «Батыр» көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Дәүләт техник күзәтчелеге белгечләре белән чүп-чар җыюда катнаштылар.

– Өмәләр сезоны ачылды. Чүп-чар күп, әмма активистлар һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә без бурычыбызны үтибез. Бүген безнең булышчыларыбыз – спортчылар. Алар территорияне чистартуда ярдәм итәләр, – дип аңлатма бирде «Чиста кырлар» табигый тыюлыгы начальнигы Максим Улыбин. – Тыюлыкта еш кына ял итәрә, табигать белән хозурланырга килгән кешеләрне күрәбез. Биредә Кызыл китапка кертелгән хайваннарны һәм кошларны да күрергә мөмки. Әмма кешеләр әйләнә-тирәгә вемсызлык күрсәтәләр, үз артларыннан да төрле чүп-чарлар калдыралар. Аларның мисалында экологик-агарту эшчәнлеге генә зыян салучыларга тәэсир итә ала.

Урынга килеп җиткәч, спортчылар бердәм булып эшкә керештеләр. Перчаткалар киеп һәм капчыклар алып алар территория буенча таралдылар. Аларның кайберләре белән сөйләшергә дә өлгердек.

– Өмә үткәрүгә без уңай карыйбыз. Аның турында сөйләүгә үк без бирегә килергә, Прость елгасы ярларыннан чүп-чар җыярга ярдәм итәргә ризалаштык, – дип сөйли 9 сыйныф укучысы Азат Хәбибуллин. – Күп кешеләр ялкауланалар һәм үз артларыннан чүп-чар җыярга теләмиләр. Чүп-чар азайсын өчен аларны аерым урыннарга, контейнерларга җыйган өчен бүләкләү чарасы карарга мөмкин. Шулай ук табигатьне пычраткан өчен штрафлар кертергә кирәк.

– Без килгәндә ук биредә шешәләр, пластик пакетлар, тартмалар күп булуга игътибар иттек. Баштагы 15 минут эчендә чүп-чар белән 10 капчык җыйдык, – дип билгеләп үтте 10 сыйныф укучысы Александр Кротов. – Әйләнә-тирәбездәге мохитка кешеләрнең шулай саксыз, битараф каравы бик кызганыч. Алар үзләрен дә, табигатьне дә хөрмәт итмиләр дип уйлыйм. Моның белән көрәшү өчен сак кертергә, дроннар ярдәмендә күзәтергә кирәк.

Дзюдочылар канәгать калдылар, үзләрен районнары өчен кирәкле булуларын тойдылар. Алар тыюлык территориясен чистартып, вакытларын файда белән үткәрделәр.

Спротчылар һәм белгечләр барлыгы 15 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев